Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы кубогына турнир узды

Кубок өчен төрле яшьтәге кешеләр көрәште

28 майда бөтен ил буенча Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Балалар һәм яшьләр иҗат йортының футбол кырында «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы бүләкләренә мини-футбол буенча турнир узды.

Әлеге спорт чарасы ел саен инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Төп бүләк өчен көрәштә «Чистай-информ» һәм «КПРФ ветераннары» командалары очрашты. Алар составындагы уенчылар төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре.

Чара уенчыларның традицион кул кысышуы белән башланды. Аннары аларның һәрберсе үз позицияләрен алды. Уен башланды. Хәл киеренке иде, һәр команда җиңәргә теләде һәм ышаныч белән җиңүгә таба барды. Футбол уйнаучылар гына түгел, ә җанатарлар да хис-кичерешләрен белдерделәр, алар арасында газета хезмәткәрләре, аларның балалары һәм дуслары да бар иде. Турнир нәтиҗәләре буенча I урынны «Чистай-информ» командасы алды.

Мавыктыргыч уеннан соң бүләкләү тантанасы башланды.

– Бүген чик буе гаскәрләре оешуга 105 ел. Монда төрле яшьтәге кешеләр җыелган. Һәркемнең катнашырга теләве сөендерә. Без уенда катнашучыларның барысына да рәхмәтле. Сәламәт булыгыз! – дип уртаклашты «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый төбәк оешмасының Чистай районындагы бүлеге рәисе Рәфис Мәхмүтов. – Әлеге турнирны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») редакциясенә дә рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.

Уенда катнашучыларны «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» җитәкчесе – баш мөхәррире Наталья Данилова да котлады.

– Безнең редакция һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы, шуңа күрә без һәрвакыт спорт чараларын хуплыйбыз. Ел саен без «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы кубогына үз турнирыбызны үткәрәбез. Бу турнирның узуы турында белгәч, без мәгълүмати ярдәм күрсәтергә һәм җиңүчеләрне бүләкләргә булдык, – диде Наталья Николаевна.

Җиңүчеләргә кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Һәр җиңүче шулай ук «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасының яңа санын алды. Ә җанатарлар сыйфатында чыгыш ясаган балаларга чик буе гаскәрләре символикасы белән значоклар таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев