Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай хәбәрләре» әбүнәчеләре арасында бүләкләр уйната

Тиздән Яңа ел җитә, шуңа күрә без ««Чистай хәбәрләре», «Чистопольские известия» газеталарына языл һәм Кыш бабайдан Яңа ел бүләге һәм котлау ал»* акциясе башлану турында игълан итәбез.

Акциядә 2023 елның беренче яртыеллыгына (кимендә алты айга) язылган һәркем катнаша ала. Моны почтада яки редакциядә эшләргә мөмкин. Язылу кампаниясе тәмамлангач, без бәхет елмайган өч әбүнәчене ачыкларбыз! Узган ел бәхет Гүзәлия Камаловага, Рузалия Сизовага һәм Гүзәлия Ендугановага елмайды. Җиңүчеләр Яңа ел табынына азык-төлек тупланмалары алдылар. Быел да без әбүнәчеләребез арасында шуңа охшаш бүләкләр уйнатабыз.

Газетага язылу турындагы квитанцияне редакциягә Ленин ур., 2а адресы буенча алып килергә яки chis2006@yandex.ru электрон почтага, хәбәрләшү өчен телефон һәм исемегезне күрсәтеп, скан яки фотоны җибәрергә мөмкин.

*Акцияне оештыручы – «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ». Акцияне үткәрү вакыты: 2022 елның 7 ноябреннән 22 декабренә кадәр. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: 5-10-60, 5-13-72. Конкурс шартлары турында өстәмә мәгълүмат белән сез «Чистай-информ» сайтында урнаштырылган нигезләмәдә таныша аласыз. Реклама. 18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев