Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай Выселкасы командасы «Иң яхшы мәктәп ашханәсе — 2024» Бөтенроссия конкурсында лауреат булды

...

Саранскта «Иң яхшы мәктәп ашханәсе — 2024» Бөтенроссия конкурсының федераль туры узды. Ул илнең 75 төбәгеннән 110 команда һәм 50 мәктәп пешекчеләрен үзенә җыйды.
Әлеге конкурста безнең районны Чистай Выселкасы командасы тәкъдим итте. Ул төбәк этабында «Авыл мәктәбендә иң яхшы ашханә» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Федераль тур программасы үз эченә өч этапны: ярымфинал, финал һәм суперфиналны алды. Катнашучылар берничә катлаулы сынау үттеләр. Кулинарлык ярышында конкурсантлар укучылар өчен тәмле һәм файдалы ризык әзерләүдә осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук катнашучылар «Мәктәптә ашату 3.0» күргәзмәсендә үзләренең иң яхшы ризыкларын тәкъдим иттеләр. Ә «Мәктәптә туклануны оештыручыларга ата-аналардан өч сорау» блиц турнирында мәктәптә туклануның актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Конкурсантлар өчен «Имин туклану блогы» дип исемләнгән квест-практикум да үткәрделәр. Ул катнашучыларның азык-төлек куркынычсызлыгы һәм аларны саклау шартлары турында белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелгән иде.
Моңардан тыш конкурс кысаларында «Мәктәп ашханәсе укучыларның сәламәт туклану экосистемасы буларак» дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни-практик конференция­се булды. Анда белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруның алдынгы практикасы тәкъдим ителде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Чистай Выселкасы мәктәбе ашханәсе «Авыл мәктә­бенең иң яхшы ашханәсе» номина­циясендә лауреат булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел генә ашханәдә капиталь ремонт үткәрелгән. Яңа җиһазлар, мебель, яктырту системасы куелган. Болар барысы да күңелле һәм уңайлы мохит тудыра. Гомумән алганда, ремонттан соң мәктәп ашханәсе кафега охшап калган.

Безнең белешмә
«Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсы 2024 елда дүртенче тапкыр уза.
Ул укучыларның туклануын камилләштерүгә, кулинария продукциясенә инновацион технологияләр, сыйфатлы һәм баланслы туклануның заманча формаларын һәм методларын кертүгә, авыл ашханәләренең иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев