Чистай волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга 50 пар кышкы аяк киеме тапшырдылар
...
Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм махсус хәрби операция волонтеры Айрат Хамматов хәбәр итте.
— Безнең башлык Дмитрий Алексеевич Иванов чираттагы гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция бара торган зонада булганда, без аның исеменнән Курск юнәлешенә штурмнар өчен 50 пар кышкы аяк киеме рәвешендә чираттагы ярдәмне тапшырдык, — диде Айрат Рөстәм улы.
Аяк киемнәре салынган посылканы якташыбызның, «Вождь» кушаматлы кадр офицерының хатыны һәм «Барысы да фронт — барысы да Җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәте лидеры Наталья Черво илтеп бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев