Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы итеп Илдар Хәнифов билгеләнде

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Чистай үзәк район дәваханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Бу вазифага Илдар Хәнифов билгеләнде.

Илдар Фәрит улы Казан дәүләт медицина университетын, хирургия буенча интернатураны тәмамлаган. Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүне академик Н.Н. Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальнең филиалында практика белән бергә алып барган. Җиде ел Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник дәваханәсендә табиб-хирург, эндоваскуляр хирургия буенча белгеч булып эшләгән, югары технологияле дәвалау белән шөгыльләнгән. Аннары төбәкара клиник-диагностика үзәгенә күчкән, бер елдан артык хирургия буенча баш табиб урынбасары, төбәкара клиник-диагностика үзәге хирургиясе каршында баш табиб урынбасары булып эшләгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары 7 елдан артык Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән Рәис Мостафинга намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын тапшырды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Рәис Роберт улына Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментында яңа вазифада уңышлар теләде. Рәис Мостафин беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

– Чистайда мин йөрәгемнең бер өлешен калдырам! Җайга салынган эш, миңа ышаныч күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт. Чистай үзәк район дәваханәсе коллективы – зур, эшчән команда, аның ярдәме белән бик күп яхшы эшләр башкарылды. Илдар Фәрит улына ярдәм итүегезне сорыйм, эшегез уңышлы булсын һәм яхшы барсын, – дип мөрәҗәгать итте коллективка Рәис Роберт улы.

Район башлыгы Илдар Хәнифовны район үзәк дәваханәсенең баш табибы итеп билгеләнүе белән котлады. Илдар Фәрит улы, үз чиратында, ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аны үзәк район дәваханәсе коллективы белән бергә акларга тырышачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев