Чистай үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасы табиб-педиатры Лариса Соболева баланың иммунитетын ныгыту юллары турында сөйләде
Иммунитет — организмны бердәнбер саклау механизмы. Ул инфекцияләр, вируслар һәм башка куркыныч янаучы нәрсәләр белән көрәшергә ярдәм итә.
Балаларда иммун системасы ахыргача формалашмаган, шуңа күрә алар авыруларга тиз бирешүчән. Иммунитетларын ныгытуның иң нәтиҗәле ысулы булып кисәтү чаралары санала.
Баланың организмын ныгыту һәм авыруларны кисәтү өчен аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Вакциналаштыру. Прививкалар — бу күп кенә куркыныч авырулардан саклауның мөһим инструменты. Иммунлаштыру организмга киләчәктә аларга реакциясе булсын өчен вирусларны һәм бактерияләрне «истә калдырырга» ярдәм итә. Ата-аналарга вакциналаштыруның милли календаренә нигезләнеп, балаларына вакытында прививка ясарга тәкъдим итәбез.
Дөрес туклану. Ныклы иммунитет өчен балансланган рацион мөһим. Балаларның көндәлек менюсына яшелчәләр, җиләк-җимешләр, сөт ризыклары һәм майсыз ит кертегез. А, С, Д витаминнары һәм цинк иммун системасын саклау өчен аеруча мөһим.
Көн тәртибе. Сәламәт йокы һәм даими физик эш организмны ныгыту өчен ярдәм итә. Балага тәүлегенә 8-10 сәгатьтән дә ким йокламаска һәм саф һавада йөрергә кирәк.
Гигиена. Балаларны гади гигиена кагыйдәләренә: ашар алдыннан, саф һавада йөреп кергәч һәм җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны юарга өйрәтегез. Болар инфекцияләр белән зарарлану куркынычын киметә.
Чыныгу. Уртача чыныгу организмны ныгытырга һәм аңа температура түбәнәйгәндә дә нык булырга ярдәм итә.
Бала үзен начар хис итә башлаганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә сез баланың еш авыраганын, аруын һәм җиңел генә салкын тиюләрне дә начар үткәрүен сизсәгез, бу иммунитетның йомшак булу сигналы. Бу очракта табиб-педиатр белән киңәшләшергә кирәк. Ул өстәмә тикшерүләр һәм сәламәтлекне ныгыту буенча киңәшләр бирәчәк.
Ныклы иммунитет — сәламәтлек һәм актив тормыш нигезе. Исегездә тотыгыз, сәламәтлек турында вакытында кайгырту киләчәктә күп кенә проблемалардан качарга ярдәм итәчәк. Әйдәгез, балаларыбыз көчле һәм сәламәт булып үссеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да бергәләп эшлик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев