Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре балаларына иҗат итү өчен тупланмалар бүләк иттеләр

Күркәм гадәткә кергән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды.

Балалар поликлиникасы территориясендә балалар өчен бәйрәм узды. Тантана быел беренче сыйныфка барачак Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре балалары өчен оештырылды.

— Күркәм гадәткә кергәнчә, август аенда без ел саен беренче сыйныф укучыларын — хезмәткәрләребезнең балаларын — мәктәпкә озатабыз. Алар өчен менә шундый күңелле бәйрәм оештырабыз. Бу традиция инде берничә ел дәвам итә. Күпчелек ата-аналар өчен баланы мәктәпкә җыю чыгымлы, шуңа күрә без акча бүлеп бирәбез һәм балаларга иҗат итү өчен тупланмалар бүләк итәбез, — дип билгеләп үтте Чистай үзәк район дәваханәсе сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина. — Без беренче сыйныфка баручы укучыларыбызга сәламәтлек, укуларында уңышлар, тугры дуслар, яхшы педагоглар, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булуларын һәм тормышта үз юлларын табуларын телибез.

Балалар өчен биюләр һәм төрле уеннар белән күңел ачу конкурслары оештырылды. Малайларның һәм кызларның йөзләреннән елмаю китмәде. Алар уен процессына теләп кушылдылар, аниматорлар белән күңел ачтылар. Һәркайдан балаларның шат тавышлары яңгырады.

Бәйрәмгә кызы белән Гөлназ Хөснетдинова да килгән. Аның кызы Амилия быел беренче сыйныфка укырга бара.

— 1 сентябрь — бала һәм аның әти-әнисе өчен мөһим дата. Мондый чараларның ел саен үткәрелүе бик яхшы. Һәрхәлдә, һәр укучыга мондый бүләкләр шатлык китерә. Чара үзе дә менә дигән — беренче сентябрь алдыннан балалар бераз күңел ачалар, — дип уртаклашты Гөлназ. — Балаларның әти-әниләрен тыңлауларын, яңа белемнәр алуларын, теләп укуларын, алга баруларын һәм ирешкәннәрдә тукталмауларын телим.

Кызы Амилиягә дә чара — аниматорлар, конкурслар, уеннар һәм биюләр ошаган. «Мәктәпкә барырга телисеңме?» — дигән сорауга ул шатланып: «Әйе!» — дип җавап бирде.
Һәр бала чарадан канәгать калды һәм яңа уку елына яхшы кәеф белән керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев