Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсе психологы шикәр диабетын кисәтү юллары турында сөйләде

Чистай районында бу авыру 2626 кешедә ачыкланган

Шикәр диабеты — хроник авыру, бу авыру килеп чыккан очракта организм инсулин эшләп чыгара алмый яисә аны нәтиҗәле файдалана алмый башлый. Шуның нәтиҗәсендә канда шикәр күләме арта, бу исә куркыныч. Әлеге авыру вакытында бөтен организм: күзләр, бөерләр, нерв эшчәнлеге һәм йөрәк-кан тамырлары системасы һәм башкалар зыян күрә.
Чистай үзәк район дәваханәсе психологы Ольга Баранская шикәр диабетын кисәтү юллары турында сөйләде.

Шикәр диабетының ике тибы була

Беренче типтагы шикәр диа­­беты вакытында ашказаны бизенең бета-күзәнәкләре инсулин эшләп чыгармыйлар, шул сәбәпле организм шикәрне үзләштерми һәм шуңа күрә канда шикәр күләме арта.

— Беренче типтагы шикәр диа­бе­ты­ның билгеләре булып аппетит яхшы булган очракта да авырлык кимү, авыздан ацетон исе килү, косасы килү, хәлсезлек, нык арыганлык, еш сию, сидекнең ябыша торган булуы һәм канда югары шикәр булу тора, — дип билгеләп үтте Ольга Баранская.

Беренче типтагы шикәр диабеты белән кеше теләсә кайсы яшьтә авырарга мөмкин.

–Беренче типтагы диабет икенче типтагы диабеттан ничек аерыла?

– Икенче типтагы шикәр диа­беты — бу каяндыр күчкән авыру, ул өлкәннәрдә килеп чыга һәм май, мускул һәм башка тукымаларның инсулинга сиземләве кимү белән бәйле. Күп очракта гәүдә авырлыгы артуга яисә симерүгә китерә, шуңа күрә авыруның үсеш механизмында татлы һәм камыр ризыкларын артык кулланудан диета бозылу актив роль уйный.

Икенче типтагы диабет вакытында организм кирәкле күләмдә инсулин эшкәртеп чыгара, әмма күзнәкләрнең аны сизүе кими, чагыштырмача гормон дефициты барлыкка килә, бу исә диабет китереп чыгара. Озакка сузылган стресслар да шул типтагы диабет китереп чыгарырга мөмкин.

— Икенче типтагы шикәр диа­бетының билгеләре нинди?

–Бу физик һәм акыл эшлә­рендә тиз ару, хәлсезлек, хәтер­нең начараюы.

Аның каравы, икенче типтагы шикәр диабетын туктатырга мөмкин. Бу категориядәге шикәр диабеты белән авыраучыларны диета һәм физик күнекмәләр белән дәвалыйлар.

Инсулин

Хәзерге вакытта диабетны бөтен­ләй дәвалап булмый, әмма аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу мөмкин хәл. Канда шикәрне нормада тоту чарасы булып инсулин тора. Бу кеше организмында шикәр күләмен җайлап торучы гормон, күзәнәкләр шикәрне организмны нормаль функцияләштерү өчен төп энергия чыганагы буларак файдалана.
— Һәрбер кешегә организмында инсулин кирәк. Диабет белән авыраучыларга аны шприцлар, шприц-тоткычлар дип аталучы махсус инъекторлар аша яисә электрон насослар ярдәмендә кертәләр, — диде белгеч.

Гипогликемия

Диабет белән авыраганда канда шикәр артырга мөмкин, бу исә гипогликемиягә (канда шикәр дәрәҗәсе кимүгә) китерә.

— Гипогликемиянең төп бил­ге­ләре булып организмда тирнең бик күп бүленеп чыгуы яисә ябышкак тир, калтырау, игътибарның начараюы, баш әйләнү, ачу килү, кәефнең еш алышынуы тора, –диде Ольга Михайловна.

–Гипогликемия нәрсәсе белән куркыныч?

— Кабатлана торган гипогли­ке­­миядә баш мие авыртуы барлыкка килә. Шулай ук гипогликемия йөрәк, тын юллары, күз күреме, мускуллар, көзән җыеру, аңны югалту, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Диета

Шикәр диабеты вакытында туклануның үзенчәлеге булып углеводлар күләмен һәм инсулин дозасын синхронизацияләү тора. Аңа туклану һәм көннәр режимын үтәгәндә ирешергә мөмкин.
— Гликемик индексы югары булган азык-төлекне кулланудан качарга кирәк, чөн­ки алардан канда шикәр күлә­ме тиз күтәрелә. Болар, мәсәлән, конфетлар, татлы эчемлекләр, шикәр. Ярмаларга, бөртеклеләргә, яшелчәләргә һәм сөтле ризыкларга өстенлек бирергә кирәк.

Физик активлык

Диабет спорт белән шөгыль­ләнү өчен каршылык була алмый. Мондый авыру белән спорт ярышларында һәм башка чараларда да катнашырга мөмкин, әмма канда шикәр күләмен тикшереп торырга кирәк.

— Спорт һәм башка интенсив чараларда күп энергия сарыф ителә, инсулинга ихтыяҗ кими, шул вакытта гипогликемия барлыкка килә. Физик активлык таләп ителүче чаралар алдыннан канда шикәр күләмен үлчәү мөһим һәм кирәк булган очракта өстәмә углеводлар кабул итәргә
кирәк, –дип билгеләп үтте психолог.

Саннар

Чистай үзәк дәваханәсе мәгълүматлары буенча диабет белән 2626 кеше исәптә тора, шуларның 24е 18 яшькә кадәр булган балалар.

Белешмә өчен

Организмда шикәрнең бик югары яисә бик түбән булуыннан саклану өчен диабет белән авыраучыларга шикәрдәге канны махсус җайланма глюкометр белән үлчәргә һәм кирәк булган очракта инсулин яисә өстәмә углеводлар (сок, шикәр һәм башкаларны) кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев