Чистай үзәк дәваханәсе баш табибы пациентлар өчен профилактик тикшеренүләрнең әһәмияте һәм яңа мөмкинлекләр турында сөйләде
«Чистай-информ» берләшмәсендә, социаль челтәрләрдә булып узган туры эфирның төп темасы халык сәламәтлеген саклау иде. Спикер сыйфатында Чистай үзәк дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов чыгыш ясады. Ул пациентлар өчен профилактик тикшеренүләрнең мөһимлеге һәм яңа мөмкинлекләр турында сөйләде.
— Барыгызга да билгеле, без поликлиникаларда профилактик тикшеренүләр үткәрәбез — болар диспансерлаштыру, хроник авырулары булган кешеләрне диспансер күзәтү, предприятиеләрдә сәнәгать диспансерлаштыруы. Агымдагы елда яңа проект тормышка ашырыла башлады — бу бала табу яшендәге кешеләрне диспансерлаштыру (18 яшьтән 39 яшькә кадәр). Сәламәтлек торышын бәяләү өчен үткәрелүче әлеге профилактик тикшеренүләрдә һәрберсенең үзенең тикшеренү исемлеге бар. Исегезгә төшерәм, диспансерлаштыру, диспансер тикшеренү һәм профилактик медицина тикшеренүе барысы да бушлай үткәрелә.
Диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшеренүенең максаты — авыруны, аның үсү куркынычын алдан ачыклау, шулай ук пациентлар өчен сәламәтлек төркемен билгеләү һәм тәкъдимнәр булдыру.
Хәзерге тәртип кысаларында үткәрелүче медицина чаралары инвалидлыкның һәм халык үлеменең төп сәбәбе булган хроник авыруларны, шулай ук үсү курынычы булган авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Профилактик тикшеренү барышында диагноз куйганда поликлиника табибы пациентларның югары һәм бик югары декомпенсация куркынычы булган төркемен билгели, кыскача әйткәндә, ул ВРД һәм ОВРД дип әйтелә. Бу төркем пациентлары даими рәвештә контрольдә булырга тиеш, мондый система «Соры зона»ны бетерергә яисә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итмәүче пациентларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Декомпенсациянең югары һәм бик югары куркынычы булган кешеләр өстенлекле рәвештә тәүлек әйләнәсе эшли торган һәм көндезге стационарларга җибәрелә. Юллама «яшел коридор» яисә өстенлекле тәртиптә тормышка ашырыла.
— Пациентлар өчен яңа мөмкинлекләр турында сөйләгез әле…
— Стационарда дәваланганда без РКБ белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрәбез. Аның өстенлеге нәрсәдә?
Телемедицина ярдәмендә махсуслаштырылган медицина учреждениеләреннән бик еракта булган пациентларга консультацияләр алу җайлырак була башлады. Шулай ук читтән торып консультация үткәрүләр табибларга чиратны киметәләр. Казанга консультациягә бару күп вакыт сорый, транспортка чыгымнар турында да онытырга ярамый.
Телемедицинаның «табиб-табиб» Коммуникация технологиясе файдаланыла. Бу очракта сәламәтлек саклауның барлык мәсьәләләрендә медицина хезмәткәрләре (табиблар һәм медперсонал) контактка керә һәм мәсьәләләрне хәл итә.
Телемедицина консультацияләре үткәргәндә пациентлар буенча мәҗбүри формалаштыру белән клиник хәл итүләрнең төп мәсьәләләре карала:
• тикшеренү буенча тәкъдимнәр һәм кабаттан телемедицина консультациясе;
•госпитализациягә чиратка куюга һәм РКБның профиль бүлегенә консультациягә тәкъдимнәр;
•медицина күрсәткечләре булганда РКБга күчерү;
•үзәк район дәваханәсенең пациентны киләчәктә амбулатор һәм стационар шартларда карауга тәкъдимнәр.
Үзәк район дәваханәсендә кадрлар җитешмәгән шартларда безнең пациентларга тар профильле белгечләр (гастроэнтеролог, эндокринолог, кардиохирург) белән консультацияләр үткәрү мөмкинлеге бар. Медицина күрсәткечләре булганда пациент табиб яисә ашыгыч ярдәм фельдшеры озатуында Республика клиникасына күчерелә.
Якыннары хроник авырулы кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки сезнең дә хроник авыруыгыз бардыр — даими рәвештә стационарда дәвалау үтәргә кирәк. Шулай итеп сез Республика клиникасы белгечләре катнашында заманча медицина ярдәме алачаксыз һәм үз сәламәтлегегезне контрольдә тотачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев