Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай укучыларын «Россия бөркетләре»нә кабул иттеләр

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында Чистай мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре»нә кабул иттеләр.

Әлеге чарага укуда алдынгы булган, төрле конкурсларда активлык күрсәткән беренче сыйныф укучыларын чакырдылар. Барлык 1-4 сыйныф укучыларын тантаналы кабул итү мәктәпләрдә узды. «Россия бөркетләре» Бөтенроссия хәрәкәтенә шәһәр һәм район мәктәпләренең барлык кече мәктәп укучылары — барлыгы 3500тән артык кеше кушылды.

— «Россия бөркетләре» — бу башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгының бөтенроссия программасы һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче баскычы. Ул төрле проектларда, акцияләрдә һәм төрле чараларда катнашу юлы белән балаларның гражданлык һәм патриотик активлыгын үстерергә ярдәм итә, — дип сөйләде Чистай районында балалар җәмәгать оешмалары белән уртак эшчәнлек һәм тәрбия мәсьәләләре буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Лилия Хәйретдинова.

Чара барышында укучыларга «бөркетләр»нең кем булуы турында сөйләделәр. Алар үз Ватаннарын яратырга, яхшы укырга, изге гамәлләр кылырга, дус яшәргә вәгъдә биреп, «Россия бөркетләре» антын бирделәр һәм гимнны башкардылар. Аларның һәрберсе проект символикасы һәм юлбарыс сурәте белән атрибутика, аяк киеме өчен капчык алды. Аларны «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары тапшырды. Сүз уңаеннан, алар башлангыч сыйныфта уку вакытында яшь «бөркетләр»нең остазлары булачак, аларга ярдәм итәчәк.

— «Россия бөркетләре» — ул 1-4 сыйныф укучылары өчен уникаль проект, ул балаларны, педагогларны, ата-аналарны, остазларны берләштерә. Фикердәшләре белән бер командада укучыларны зур эшләр көтә! Хәйриячелек, тарих, иҗат, экология һәм, билгеле инде, спорт — болар барысы да әлеге хәрәкәттә үсүче өлкәләр! — диде балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия хәрәкәтенең җирле бүлеге Советы рәисе Гүзәл Гатауллина. Тантаналы чара барышында Ватан, команда, гаилә, сәламәтлек, табигать, танып-белү сүзләре еш яңгырады. «Россия бөркетләре» программасы нәкъ менә балаларда социаль әһәмияттәге, традицион кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлдерелгән дә инде.

4нче мәктәп укучысы Виктория Пенькова һәм Эмилия Әбдрәкыйпова, шулай ук 3нче номерлы гимназия укучысы Елизавета Лихачева — яңа гына табадан төшкән «бөркетләр». Әлеге горур исемне йөртүче мәктәп укучыларының нинди булырга тиешлекләре хакында кызлар яхшы беләләр. Азрак оялыбрак булса да, алар безгә бу хакта сөйләделәр.

— «Бөркетләр» яхшы укырга, мәрхәмәтле, дус, тату, акыллы, актив, спорт сөючән, туган якларын яратучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче, кечкенәләргә ярдәм итүче булырга тиеш, — дип сөйләделәр беренче сыйныф укучылары.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «бөркетләр» үзләренең укытучылары белән бергәләп «Бөркет — Эрудит», «Бөркет — Ирекле», «Бөркет — Остаз», «Бөркет — Спортчы», «Бөркет — Тарихи хәтерне саклаучы», «Бөркет — Эколог» һәм «Бөркет — Лидер» юнәлешләрендә үз эшчәнлеген алып барачак.

Сүз уңаеннан

«Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Бөркет» Бөтенроссия балалар үзәге һәм «Россия балалар-үсмерләр үзәге» башлангыч сыйныф укучылары «Россия бөркетләре»нең социаль активлыгы үсеш программасын тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев