Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай укучылары республика экологик марафонына кушылдылар

Өлкән сыйныф укучылары квестта катнаштылар, урманда чүп-чар җыйдылар, агачлар утырттылар

Чистай укучылары узган ял көннәренең берсен үзләренә һәм әйләнә-тирә мохиткә файда белән үткәрделәр. 1нче номерлы лицейның өлкән сыйныф укучылары «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик квестта катнаштылар. Алар «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясе буенча маҗаралы сәяхәткә бардылар.

Квестның максаты – Татарстан Республикасының Кызыл китабын «коткару». Моның өчен тыюлык хезмәткәрләре җитәкчелегендә ике командага бүленгән лицей укучылары экологик сукмаклар маршрутларын үттеләр. Юлда барганда малайлар һәм кызлар ТРның Кызыл китабына кертелгән флора һәм фауна вәкилләре белән бәйле табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр. Бу квестның бер биреме иде. Моннан тыш, яшь табигать сакчылары, кулларына капчыклар тотып, чүп-чар җыйдылар. Кыска вакыт эчендә квестта катнашучылар, урман массивын чистартып, берничә капчыкны тутырдылар.

Квестның беренче этабын уңышлы үтеп, малайлар һәм кызлар билгеләнгән киләсе пунктка бару өчен елгага таба төштеләр. Анда лицей укучылары экологик маршрутның су өлешеннән барып җиттеләр. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, алар катамараннарда йөзделәр. Елга буйлап хәрәкәт итү дәвамында аларны кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары озата бардылар.

– Тотрыклы йөздек, темпны сакладык. Ишү авыр түгел, чөнки без моны барыбыз бергә башкардык. Юлда безгә ак койрыклы бөркет, саз карчыгасы һәм ак төнбоекны күрү бәхете елмайды. Тәэсирләр әйтеп бетергесез, бик матур. Без тагын бер тапкыр табигатебезнең бик бай һәм матур булуына инандык, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар квестта катнашучылар.

Су маршрутын үтеп, яр буена чыккач, малайлар һәм кызлар квест биремнәрен үтәүне дәвам иттеләр. Башта алар пазлның берничә өлешеннән «тал» сүзен җыйдылар һәм шуннан соң яр буенда шундый агачны эзләп таптылар, ә аның эчендә – сандык, анда Кызыл китап яшеренгән була. Ләкин яшь экологларга тагын бер мөһим эш башкарырга туры килде. Яр буен ныгыту өчен квестта катнашучылар урманчы җитәкчелегендә 10 яшь чыршы агачын утырттылар.

Уен дәвамында лицей укучылары зирәклек, логик фикерләү сәләтен, шулай ук үз талантларын күрсәтә алдылар, көчле һәм уңай тәэсирләр алдылар. Табигатьне саклау чарасы марафон эстафетасын Баулы районы халкына тапшыру белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табигатьне саклау чарасын «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре мәгариф идарәсе, «Камалия» ял итү-үсеш үзәге, кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәге һәм Чулман урманчылыгы белән берлектә үткәрделәр. «Игелекле эшләр эзләре буенча» квест Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга, Ромашкин ятмасының ачылуына 75 ел тулуга һәм Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган «Чиста мирас» республика олимпиадасының яшь экологларына ярдәм күрсәтү йөзеннән үткәрелде.

Безнең белешмә

«Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафон – Татарстан шәһәрләрендә чаралар комплексы ул. Сентябрь дәвамында шимбә өмәләре, уеннар, квестлар, экологик экскурсияләр һәм башка табигатьне саклау акцияләре уза.

Әлмәт шәһәренең «Цифрлы иҗат академиясе» фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев