Чистай укучылары «Без намуслылык яклы» акциясенә кушылдылар
...
«Ватан» хәрби-патриотик эш үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Без намуслылык яклы» акциясендә катнаштылар.
Чара үсеп килүче буында ришвәтчелеккә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга, намуслылык, җаваплылык тәрбияләүгә һәм законны үтәүнең мөһимлеген аңлауга юнәлдерелгән иде.
Акция кысаларында балалар үз куллары белән ришвәтчелеккә каршы торуга багышланган тематик белешмәлекләр әзерләделәр. Булдырылган мәгълүмати материалларны алар яшьтәшләре һәм танышлары арасында законлылык һәм намуслылык турындагы мөһим белемнәрне таратып, агарту эше өчен куллана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев