Чистай төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгына кушылды
Гомумшәһәр өмәсендә 500гә якын кеше катнашты
Чистай төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгына кушылды. 500гә якын актив шәһәр кешесе — хакимият, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары — себерке һәм тырма белән коралланып, үзәк бульварны җыештырырга чыкты.
— Мондый өмәләр барыбыз бергә шәһәребезне ничек үзгәртә алуыбызны күрсәтә, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов. — Барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләрен моны үрнәккә алып, үз территорияләрен тәртипкә китерергә чакырам.
Берничә сәгать эчендә өмәдә катнашучылар рекордлы күләмдә — 1200 капчык чүп-чар җыйдылар.
— Бергә эшләү, чыннан да, күңелле, — дип уртаклашты «Выбор» яшьләр клубы мөдире Анфиса Захарова. — Тирә-юньдә битараф булмаган кешеләрне күргәч, мөһим уртак эш эшләгәнебезне аңлыйсың.
Шимбә өмәсе азагына хезмәтнең нәтиҗәсе ачык күренә башлады: урамнар чиста, ә тәртипкә китерелгән газоннар күзне иркәли.
Район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов һәр кешенең мондый чарада катнашуның мөһимлегенә басым ясады, уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәрнең яңа төс алуын билгеләп үтте.
Өмә тәмамлангач, анда барлык катнашучыларны тәм-томнар белән чәй табыны көтте.
Шәһәр хакимияте өмәләрнең дәвам итәчәген искә төшерә һәм барлык теләүчеләрне шәһәрне төзекләндерүдә катнашырга чакыра. Шуны истә тотарга кирәк: шәһәребезнең чисталыгы һәм матурлыгы үзебездән тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев