Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай техникумында студентларның гражданлык клубы оештырылган

Аның активистлары эзләнү эшләре белән муниципаль, рес­публика һәм бөтенроссия конференцияләрендә, форумнарда чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар

Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникуында тарих, замана, традицияләр һәм новаторлык эшләре бергә кушылган. Үзенең тәрбияви потенциалы ярдәмендә әлеге уку йорты һәр шәхеснең юнәлешен, аның социаль хәлен билгели, гражданин һәм патриот тәрбияләүдә мөһим инструмент булып тора.
Техникумда студетлар уку йортының тарихы белән танышалар, биредә шулай ук педагогия хезмәте, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кызыклы кешеләр һәм чыгарылыш студентлары белән очрашулар үткәрелә. Аның белән тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова җитәкчелек итә.

–Музей биредә укучыларны гражданлык-хокукый, патриотик һәм һөнәри тәрбияләүдә мөһим роль уйный, — дип сөйләде Әлфия Зәйнулла кызы. — Музей эшенең формаларының берсе булып экскурсияләр тора. Экскурсоводлар укучылар үзләре. Музей педагогикасы безнең студентларда техникум тарихына, хезмәт ветераннарына һәм остазларга хөрмәт, туган якка мәхәббәт тәрбияли.

Музей экспозициясен формалаштыру, фондларны системалаштыру, педагоглар, хезмәт һәм сугыш ветераннары турында материаллар җыю, укучылар белән музей эшләрен оештыруны «Мин XXI гасыр гражданины» дип исемләнгән студентлар клубы башкарды. Техникум тарихы күп кенә фотоальбомнарда, уку журналларында, хезмәткәрләрнең шәхси эшләрендә, кулъязма истәлекләрендә һәм оештыру вакыты 1920 елдан алып техникумның « тере» тарихын тәкъдим итүче документларда тәкъдим ителә. Музей экспозициясе эзлекле рәвештә укыту учреждениесенең хронологик тормышын чагылдыра.

Гражданлык клубының рәисе булып 2 курс студенты Ратмир Заһиров тора, ул «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру белгечлеге» буенча белем ала.

— Мин укуымның беренче көннәреннән үк техникумның оешу һәм үсү тарихы белән кызыксындым һәм беренче көннәрдән үк эзләнү эшчәнлеге белән мавыктым, гражданлык клубына кердем. Музей буйлап экскурсия вакытында сугыш елларында эшләгән укытучылар коллективы фотосына игътибар иттем һәм горурлык белән бу чорда әлеге уку йортының директоры булып минем карт бабам Гыйльметдин Шәрәф улы Заһиров эшләвен сөйләдем. Шул вакытта минем күңелемә техникум тарихын өйрәнү уе килде: минем карт бабам, абыем, бабамның абыйсы, әтием, хәзер инде үзем әлеге техникумда белем алам, — дип билгеләп үтте Ратмир.

Бу эшнең яңалыгы һәм алган нәтиҗәләрнең кыйммәте шунда ки, тикшеренү кысаларында эшкәртелгән тарихи материал музейда экскурсия үткәрүнең сыйфатын яхшыртачак, хәзерге заман этабында кирәк булган эшче һөнәрләрен популярлаштырачак.

Гражданлык клубында катнашучылар эзләнү эшләре белән муниципаль, рес­публика һәм бөтенроссия конференцияләрендә, форумнарда чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.

— Актив, иҗади эшчәнлек белән мавыгып һәм анда аңлы рәвештә катнашып, яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүдә уңышларга ирешергә мөмкин, — дип ассызык­лады Әлфия Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев