Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай территорияләрен үзгәртеп кору турында фикер алыштылар

Баш архитектор нинди үзгәрешләр көткәнен сөйләде

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай шәһәр Советының чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 3 мәсьәлә каралды.

Татарстан Республикасы, Чис­тай муниципаль районының 2024 елга һәм 2025-2026нчы елларның планлы чорына «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертү турында Чис­тай районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.

— Чистай муниципаль районы­ның «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты керемнәренең гомуми күләме — 243 901,60 сум, ә чыгымнарның гомуми күләме 275 426,60 сум тәшкил итте. Дефицитның чик күләме 31 525 сум, — дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Татарстан Республикасы Чис­тай муниципаль районының «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планындагы үзгәрешләр турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы — баш архитектор Андрей Шумилов хәбәр итте.

— Генераль планның максаты — шәһәр чикләрен үзгәртү һәм «урман фонды җирләре» җир учас­токлары категориясен «торак пунктлар җирләре» категориясенә үзгәртү. Проектны гамәлгә ашыру буенча беренче чираттагы чаралар билгеләнгән беренче чират 2031 елга кадәр тәшкил итә. Генераль планның барлык төп проект карарлары планлаштырылган исәп-хисап срогы — 2046 елга кадәр, — диде Андрей Александрович.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, пристань урманында Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеген мәңгеләштерү өчен «Җиңү паркы» төзү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру планлаштырыла. Моның өчен урман территориясе муниципаль берәмлек милкенә күчәргә тиеш.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районы Чистай шәһәр Советының 2019 елның 11 июнендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районының „Чистай шәһәре“ муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында»гы 35/2нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев