Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай тәрбиячесе Елена Сидорова балалар белән ничек уртак тел табарга кирәклеге турында сөйләде

27 сентябрьдә Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Сидорова белән аралаштык.

Безнең әңгәмәдәшебез яшь, әмма бик тәҗрибәле тәрбияче. 2015 елда ул Чистай педагогия көллиятен тәмамлый, аннары В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына укырга керә. Менә 8 ел инде тәрбияче булып эшли.

–Минем алдыма бервакытта да «Кем булырга?» дигән сорау килеп басмады. Балачактан ук шушы һөнәрне яраттым. Балалар бакчасына йөргәндә үк үземнең тәрбиячемә охшарга тырыша идем. Курчаклар белән уйаганда да миңа аларны тәрбияләү бик ошый иде, — дип балачактагы хыяллары белән бүлеште Елена Валерьевна.

— Үз һөнәрегез турында сөйләгез әле. Тәрбияче булу авырмы? — дип кызыксынам мин.

— Һөнәремне җиңел димәс идем, чөнки җаваплылык бик зур. Иң четерек­лесе — бала гомере, аның үсеше эчке дөньясы өчен җавап бирәсең. Әмма мин сайлаган һөнәрем турында бер секундка да үкенмәдем. Балалар дөньясы, алар белән эшләү, әкият иленә сәяхәт, фантазияләргә бирелү — болар барысы да миңа бик ошый. Минем өчен иң мөһиме — бала белән бергә үсү, аны якыннан өйрәнү.

— Сез балалар белән ничек уртак тел табасыз?

— Ике-өч яшьлек балалар бакчага кил­гәндә алар белән уртак тел табу җиңел түгел. Аларның нәрсә әйтүләрен дә аңлап булмый әле. Әмма күзләренә карап баланың эчке дөньясын белергә, аны сиземләргә мөмкин. Иң мөһме — бала белән бер бер дулкында булу, үзебезнең нәрсә теләвебезне түгел, аның нәрсә теләвен ишетү. Шулай ук баланы шәхес буларак, аның мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә кирәк, чөнки ул — кечкенә кеше, аның эчке дөньясында мең төрле сорау кайный.

— Сез үз өстегезгә кечкенә балаларны тәрбияләүне аласыз һәм мәктәпкә хәтле шактый юл үтәсез. Кайсы яшьтә алар белән эшләргә авыр булуына игътибар иткәнегез бармы?

— Һәр яшьтә үз минуслары һәм плюс­­лары бар. Әмма ике яшьлек ба­ла белән эшләве авыррак минемчә, чөнки алар билгеле бер дөньяда яшәргә өйрәнгән була әле: аларны әни-әтиләре, әби-бабайлары, һәрберсе кайгыртып торалар, ә биредә бөтенләй чит кешеләр… Шуңа күрә баланы якыннанрак өйрәнү өчен аның җаена барырга туры килә. Аннары үсә башлагач, аларның гадәтләре һәм мәнфәгатьләре дә үзгәрә башлый. Иң мөһиме –бала белән башта ук дуслашу, шул вакытта авырлыклар да булмый.

— Балаларның әти-әниләре белән уртак тел табу авырмы?

— Җиңел түгел, чөнки ата-аналар төрле. Алар балаларының тормышы белән кызыксына, аларны төрлечә үстерергә тели, әмма иң башта балага якын килә белергә кирәк. Ата-аналар тәрбияченең хезмәтен бәяләсәләр, педагогның баланы үстерү һәм тәрбияләү өчен ничек тырышканын күрсәләр, эштә дә уңай динамика күзәтелә. Әгәр дә ата-аналар аралашасылары килмәсә, куркыныч нәрсә юк, димәк, аларның бала үсешенә үз карашлары бар, бу очракта, аларны ышандыру өчен артык тырышырга да кирәкми. Аннан соң алар балага нәрсә ошавын үзләре күрәчәк һәм педагог хезмәтенә бәя бирәчәк, аңа булышырга тырышачак.

— Сез замана балалары турында нәрсә әйтер идегез? Хәзер алар нәрсәсе белән аерылып тора?

— Мин әле балалар бакчасында әлләни күп эшләмим, әмма миңа калса, хәзерге балалар телефонда күп утыралар. Кайбер балалар хәтта балалар бакчасына да гаджетлар белән киләләр. Минем үз төркемемдә мондый хәлнең булганы юк, әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өлкән балалар төркемендә (алдагы чыгарылыш) ялларын ничек үткәрүләре турында сораштыру үткәргәч, 157 бала: «Телефонда уйнадык, мультиклар карадык» дип җавап биргәннәр. Бу бик яхшы нәрсә түгел инде. Төркемнең яртысы гына каядыр барган, нәрсәдер караган.

— Үз чыгарылышыгыздагы балалар белән элемтәдә торасызмы?

— Әйе, язышабыз. Алар минем туган көнемә вацапта котлаулар җибәрәләр. Былтыргы чыгарылыштан Әмирә Чабдарова исемле кыз видео буенча да шалтыратты. Балаларның безне онытмавы бик күңелле. Үзебез дә һәр баланы истә тотабыз, онытмыйбыз.

— Сезнең уңышларыгыз күп. Бу уңайдан уй-тәэсирләрегез белән дә уртаклашыгыз әле.

— Бирегә килгәндә миңа да нәрсәдәдер үсәргә ярдәм иттеләр. Миңа биредә үсәргә мөмкинлек тудырулары ярдәмендә мин үз-үземне таба алдым, үземдә сизмәгән нәрсәләрне дә күрә белделәр, шулар нәтиҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирештем. Үземне бар кеше алдында да бүләкләүләрен, мактауларын бик үк яратып бетермим. Башта миңа бирелгән барлык бүләкләр дә минеке кебек түгел иде, аңлап бетерә алмадым. Аннары миңа ярдәм итеп, үсендереп торган коллективка рәхмәт хисләрем туды, үзем белән горурланып та куйдым. Хәзер минем тагын да зуррак үрләр яулыйсым килә.

— Тәрбияче булырга уйлаган кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Иң беренче чиратта, билгеле, кешелеклелек, шәфкатьлелек, дуслык, толерантлык, төрле балаларны һәм төрле ата-аналарны аңлый белү кебек сыйфатларга ия булу, үзеңдә тәрбияләнүчеләр белән бергә үсү өчен бар нәрсә белән дә кызыксыну кирәк. Тәрбияче иҗади сыйфатка да ия булырга тиеш, чөнки иҗаттан башка бернишләп тә булмый, шулай ук балалар белән тирә-якны тагын да якыннанрак өйрәнү өчен кызыксынучан булу да сорала.

Белешмә

Елена Сидорова төрле конкурсларда актив катнаша. Түбәндә аның педагогик эшчәнлегенең кайбер казанышлары:

— Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе, 2023 ел.
— (IX зона педагогик укулары призеры, 2020 ел.
Шулай ук Елена Сидорова үзендә тәрбияләнүчеләр арасында республика, муниципаль конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләү белән шөгыльләнде, 2019-2022 еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев