Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай су каналы дәүләт идарәсенә күчәчәк

...

«Чистай су каналы» АҖне дәүләт идарәсенә күчерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

— Су каналын дәүләт идарәсенә күчерәбез, ул «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсенең филиалы булачак, дигән карар кабул ителде. Бу безнең ведомство карамагында булган учреждение, анда хәзер 20дән артык су каналы бар. Тиздән, юридик процедуралар узгач, ул безнең карамакка күчәр дип уйлыйм. Анда 50нче еллардагы челтәрләр бар, барысын да өйрәнергә кирәк, иң кискен проблемаларны билгеләрбез, җылыту чорына кадәр минималь ремонт эшләрен башкарырга тырышырбыз, ә киләчәктә федераль программаларда катнаша алачакбыз, — дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев