Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай студентларына югары хезмәт хакы түләнә торган хезмәтләр турында сөйләделәр

Менә дүртенче ел инде студент хезмәт отрядларының республика үзәге Татарстан районнары буенча «Яшьләргә эш» туры үткәрә.

Әлеге чара Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Актлар залына студентлар һәм мәктәп балалары җыелды. Студентларның хезмәт отрядлары вәкилләре аларга күп нәрсә: укудан тыш вакытта кайда, күпме акча эшләргә мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Студентлар пассажир вагоннарында озатып йөрүчеләр, лагерьларда әйдаманнар һәм төзүчеләр булып эшли алалар. Шулай ук балык төяү һәм эшкәртү, икра төрү эшләрендә дә үзләрен сынап карый алалар. Сервис юнәлешендә: кунакханәдә кунак­ларга хезмәт күрсәтү һәм ресторан бизнесында, җәмәгать туклануында, ял итү һәм башка күңел ачу чараларында да эшләргә мөмкин. Эш географиясе төньяктан көньякка кадәр бөтен Россияне үз эченә ала. Эш хакы кайда эшләүдән тора, 40 000 нән 160 000гә кадәр тәшкил итә.

–Студент отрядларының бар юнәлешләре дә актуаль. Һәр юнәлеш үзенчә истә кала. Хәзерге вакытта иң актуаль юнәлешләр –болар әйдаманнар, пассажир вагоннарында озатып йөрүчеләр һәм төзүчеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзелешкә киткән студентлар быел «Алабуга» аерым икътисад зонасында эшләделәр. 200дән артык кеше хәзергә хәтле җәйге хезмәт семестрыннан соң эшләрен дәвам итәләр, — дип билгеләп үтте студентларның хезмәт отрядлары штабы белгече Екатерина Гыйльмиярова. — Үз юнәлешләрен сайлап, студентлар теге яки бу белгечлек буенча өйрәнү узалар. Студентлар чыдам, көчле характерлы булырга тиеш. Һәр юнәлеш үзенә күрә четерекле. Әмма команда составында уртак хезмәттәшлек итеп, студентлар күп яңа нәрсә беләләр, эшкә тизрәк ярак­лашалар. Алар шулай ук белем бирү форумнарында һәм төрле чараларда катнашып, үз күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.

–Әгәр дә студент әлеге юнә­леш­ләрнең берсендә эшләргә теләсә, кая мөрәҗәгать итәргә? –дип кызыксындым мин.

— Беренче курста студентлар Россия студент отрядларының эшчәнлеге белән агитация аша танышалар. Нәкъ менә шул вакытта алар эш мөмкинлекләре: кая, кем белән барырга мөмкин­ булуы, хезмәт хакы турында белешәләр. Эшкә урнашу буенча студентлар үзләренең белем бирү оешмаларының администрациясенә (әгәр булса) яисә формалашкан штабларга мөрәҗәгать итәләр. Биредә алар командирлар, комиссарлар һәм штаб мастеры белән танышалар һәм сөйләшүне дә алар белән алып баралар, — диде Екатерина Гыйльмиярова.

Әлеге чарада студентларның үз хезмәт отрядларын оештыру мөмкинлеге дә бар иде. Алар командаларга бүленделәр, үз отрядларына исем уйлап таптылар, үзләре үсәргә теләгән эшчәнлекнең юнәлешен бил­ге­ләделәр. Шулай ук отряд­ларының адымлап үсү планын билгеләделәр.

–Минем җәен лагерьда әйдаман булып эшләп карыйсым килә. Безгә медик-әйдаман булып эшләргә мөмкин булуын да сөйләделәр. Мин медицина көллиятендә белем алам, шуңа күрә нәкъ менә шушы юнәлештә эшләп карарга телим, — дип хыяллары белән уртаклашты катнашучыларның берсе Алинә Латыйпова. — Әлеге чара ярдәмендә мин бу юнәлештә күбрәк үсәргә кирәклеген аңладым.

Күп кенә студентлар җәй айларында эш эзлиләр, бу беренче хезмәт хакыңны алырга, тәҗрибә тупларга, яңа кешеләр белән танышырга менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев