Чистай студентлары үз проектларын тәкъдим иттеләр
Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «Һөнәри уңыш формуласы» V Бөтенроссия студентлар проектлары конкурсы узды. Анда Россиянең — 12 һәм Татарстанның 42 белем бирү оешмасыннан 100дән артык конкурсант катнашты.
— Бу конкурс — үз һөнәри осталыгыңны күрсәтү, шулай ук алган белемнәреңне һәм тәҗрибәңне башка катнашучылар белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Конкурста тәкъдим ителгән барлык проектлар безнең шәһәребез һәм, гомумән, республикабыз өчен мөһим һәм актуаль, — диде техникум директоры Әнәс Нуруллин.
Музыкаль номерлар белән тантаналы ачудан соң конкурсның төп өлеше башланды — һөнәри белем бирү оешмаларының I–II курс студентлары үз проектларын якладылар. Конкурс эшләре 8 юнәлеш: кунакчыллык һәм туризм, матурлык индустриясе, кулинар һәм кондитер җитештерүе, агротехнологияләр, экологик технологияләр һәм башкалар буенча тәкъдим ителде.
Конкурс турыдан-туры һәм дистанцион формада (башка төбәкләрдә катнашучылар өчен видеоконференцияләр сервисы ярдәмендә) уздырылды.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, чараның максаты — укучыларны проект эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тикшеренү күнекмәләрен үстерү, белемнәрне уку процессында иҗади файдалануга омтылу һәм киләчәк һөнәри эшчәнлеккә әзерләнү.
Конкурста катнашучыларның берсе — Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Диләрә Сәхабетдинова. Ул үзенең проектын төркемдәше Әнсар Вәлиев белән бергә эшләгән. Алар беренче урынны алдылар.
— «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында спорт туризмы» проекты өстендә без бер айдан артык эшләдек. Аны булдырырга безгә география һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре укытучысы Гөлнара Наис кызы, физик культура укытучылары Марат Расих улы һәм Эдуард Илдус улы ярдәм иттеләр. Проектыбызның максаты спорт туризмын һәм ялны оештыру өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру иде. Проектны гамәлгә ашыру яшьләрнең социаль, физик активлыгын арттырыр, шулай ук студентларның ялын оештырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, без мөмкин кадәр күбрәк студентларның туристлык күнекмәләренә ия булуларын һәм спорт туризмына кушылуларын телибез. Шулай ук без биремнәр һәм бәяләү критерийлары белән маршрут кәгазен уйладык.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар белән бүләкләделәр.
Сүз уңаенда
Бөтенроссия студентлар конкурсы кысаларында «Профессионалитет» федераль проектының Ачык ишекләр көне узды. Чистай районының 5 мәктәбеннән 125 укучы интерактив һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыкларында булды, анда алар күп белгечлекләр белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев