Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай студентлары Беренче курс студенты көнен бәйрәм иттеләр

Яшьләр үзәгендә шәһәребез студентлары өчен иң якты һәм онытылмас вакыйга: Беренче курс студенты көне булды.

Актлар залында Чистайның дүрт уку йорты: Казан инновацион университеты филиалы (КИУ), КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы, Авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училищесы студентлары җыелды.

Чара Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов сәламләвеннән башланды.

— 11 ел дәвамында без Беренче курс студенты көнен билгеләп үтәбез, әмма шулкадәр күп студентларны мин беренче тапкыр күрәм! Сез бу эштә актив катнашып, дөрес эшлисез. Хәзер сезнең иң күңелле вакытыгыз! Бүгенге тормыштан файдаланыгыз: укыгыз, спорт, иҗат белән шөгыльләнегез. Яхшы кешеләр белән танышыгыз, дуслашыгыз һәм, иң мөһиме, дуслыгыгызны саклагыз. Һәрнәрсәдә уңышлар сезгә, — диде Дмитрий Алексеевич.

Бу вакыйгага катнашучылар айлар буе әзерләнгәннәр: чыгыш ясарга теләүчеләрне эзләгәннәр, сценарий язганнар, биюләр һәм җырлар өйрәнгәннәр.

Студентлар иҗади һәм кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр. Алар җырлар җырладылар, күренешләрне сәхнәләштерделәр һәм биеделәр. Егетләрнең һәм кызларның хореографиясе сокландырды. Утны оста кую ярдәмендә биюләр тагын да матуррар килеп чыкты. Катнашучылар һәркемнең кәефен күтәрделәр, тамашачылар чыгышларны сокланып карадылар!
Чистай авыл хуҗалыгы техникумының мода күрсәтүе кичәне тагын да кызыклырак итте. Катнашучылар үзләре гадәти булмаган костюмнар ясаганнар, жюри тарафыннан югары бәяләнсен өчен, барлык тырышлыкларын куйганнар. Костюмнар өчен материал төрледән-төрле иде. Эшкә коктейль өчен трубочкалар да, чәчәкләр дә, хәтта төтен чыгу торбасы да җәлеп ителгән!

— Беренче курс студенты көненә без озак әзерләндек, бәйрәмгә әзерлекне бер ай кала башладык. Бүген бик күп кызыклы номерлар тәкъдим иттек, мәсәлән, үзенчәлекле жанр, гитарага җыр, вокал һәм иң күләмлесе — бию. Җырны без бию белән бергә катнаштырдык, номер менә дигән килеп чыкты. Чыгыш ясар алдыннан без нык дулкынландык, әмма барысын да бик яхшы башкардык. Без чыгышларга бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куйдык, бер-беребезгә ярдәм иттек, шуңа күрә барысы да шәп килеп чыкты. Укытучы-оештыручыбыз Анфиса Александровнага зур рәхмәт, аның ярдәме зур булды, — дип билгеләп үтте Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Станислав Соловьев. — Безнең көндәшләребез дә яхшы чыгыш ясады, ләкин миңа калса, безнең номерлар барысыннан да яхшырак иде.

Һәр төркемнең осталыгын, бердәмлеген һәм командада искиткеч эшен билгеләп үтәргә кирәк. Җанатарлар да менә дигән иде. Алар кулларына төсле плакатлар һәм шарлар тотып, алкышлап, чыгыш ясаучы төркемдәшләренә көч биреп тордылар.

Һәр студент — кемдер сәхнәдә, ә кемдер залда, кичәнең онытылмаслык атмосферасын тойды.

Чарада катнашучыларның тагын берсе үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

— Безнең өчен бу бәйрәм, үз чыгышыбызга без бөтен көчебезне куярга тырыштык. Әзерләнү һәм яхшы чыгыш ясау өчен барлык ресурсларыбызны кулландык. Укытучылар безгә кирәк вакытта ярдәм иттеләр, репетицияләр үткәрер өчен дәресләрдән җибәрделәр. Барысы да бердәм эшләделәр, — дип сөйләде Чистай медицина училищесы студенты Миләүшә Хәйруллина. — Башта барысын да туплау авыррак булды: без җырчыларны, биючеләрне эзләдек, шулай ук сценарий да яздык. Шулай да, без моны эшли алдык һәм матур чыгыш ясадык дип уйлыйм.

Чара нәтиҗәләре буенча Гран-прины Казан инновацион университеты филиалы командасы алды, КАИ-КНИТУ филиалы –беренче урынга, авыл хуҗалыгы техникумы икенче урынга лаек булды, өчлекне медицина училищесы командасы япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев