Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай студентлары балыкларны коткарырга ярдәм иттеләр

ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча бүлеге хезмәткәрләре белән бергә студентлар күлдән елгага су аксын өчен канау казыдылар

Прость елгасы култыгында су азайды. ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча хезмәткәрләре Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән бергәләп күлдән елгага су аксын өчен канау ясарга бардылар.

Идел-Кама бассейны өчен дә быелгы җәйдәге корылык эзсез узмады. Явым-төшем аз, елгаларда сулар да саекты. Гидротехник корылмалар, кызганычка каршы, идарә итеп җиткерми, алар да су тирәнлеген арттыра алмый.

Барлык су акваториясендә, Идел белән Кама чигендәге барлык районнарда балыкларны саклап калу һәм ачыграк сулык­ларга җибәрү өчен төрле чаралар үткәрелә.

— Экологик зыянны исәпләп бетереп булмый. Су азаюдан балыклар гына түгел, кыслалар да, барлык Идел һәм Кама акваториясендә яшәүче җир-су хайваннары зыян күрә. Моңардан тыш, камышның актив рәвештә үсүе дәвам итә. Территория баткаклыкка әйләнә бара. Бу бер дә яхшы нәрсә түгел. Безнең бурыч — балык үрчемен саклап калу, — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлек начальнигы Вячеслав Жарехин.

Студентлар һәм Дәүләт комитетының биоресурслар буенча бүлек хезмәткәрләре бар тырышлыкларын куйдылар. Алар канауны казыдылар, озак­ламый аннан су китте. Башта кечкенә генә елгачык, аннары су ташкыны барлыкка килде.

Әлеге канау ярдәмендә балык­ларны һәм башка хайваннарны коткарып булачак. Вячеслав Жарехин әйтеп үткәнчә, әлеге канау кызганычка каршы, үлгән балыкларның саныннан чыгып исәпләгәндә аларның 10-15 процентын коткара алачак.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумының 3 курс студентлары да әлеге чараның мөһимлеген ассызыкладылар.

— Минем табигатькә файда китерәсем килде, шуңа күрә әлеге чарада катнаштым. Без файдалы эш эшләдек: балыкларны һәм сулыкларны коткардык, — дип тәэсирләре белән уртак­лашты Солтан Илалетдинов.

— Без табигать өчен файдалы эш башкардык, мин анда катнашуым белән горурланам, — дип билгеләп үтте Артем Нәҗипов.

— Минем өчен кемнедер коткару — бик мөһим эш. Нәкъ менә шуңа күрә мин су үтә алсын, алар белән бергәләп балыклар да төп елгага эләксен өчен траншея казышырга килдем, — ди Кирилл Симаков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев