Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай самбочылары «Урта Идел» төбәкара ярышларында бүләкләр алдылар

Димитровградта самбо буенча «Урта Идел» төбәкара ярышларның икенче этабы узды.

Җиңү һәм призлы урыннар өчен Башкортостан, Мордва, Татарстан, Чувашия, Оренбург, Пенза, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 500дән артык самбочы көч сынашты. Чистай данын тренер Рәзил Әхмәтҗанов җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Айсель Гусейнова һәм Азалия Шәйхетдинова яңа җиңүләргә өметләрне аклады. Кызлар нәфислекнең көчсезлек түгеллеген исбатладылар! Бүләкләр тупланмасын көмеш медаль белән Айсель тулыландырды. Азалия дә өченче урынга лаек булды.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев