Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай шәһәрендә гомер итүче Сәкинә апа Закировага 90 яшь тулды

Озын гомерле әби-бабайлар – районның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе

Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган райондашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Бүген Чистай шәһәрендә  гомер кичерүче Сәкинә апа Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен  билгеләп уза.

90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Сәкинә апаның туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызы өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге – янында кызы Җәмилә апа бар, ә оныклары хәлен белешеп кенә торалар. Юбилей көнендә дә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.

Сәкинә апаның бала чагы авыр сугыш чорына туры килә. Аңа ике яшь чагында аларның әниләре үлеп китә. Моның никадәр авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлар, мөгаен.

1957 елда Сәкинә Фәгемшә кызы Кирам Харис улы белән тормыш корып җибәрә. Тормыш иптәше белән бергә гомер итеп ике кыз, бер  малай үстерәләр. Гаилә тормышында Сәкинә  апага  шатлыклар белән бер-бер артлы кайгыларны да күп күрергә туры килә. Кызганычка каршы, ул яраткан тормыш иптәшен һәм сөекле ике  баласын югалта. Бу авыр кайгыларны җиңеп чыгарга үзендә көч таба.  Кызы, оныклары, оныкчыклары ярдәмендә. Кыенлыкларны җиңгән бу олы җанлы кеше җилкәсендә авыр тормыш йөге, маңгаенда тирән җыерчыклар, чәчләрендә ак бәсләр... Шулай да, Сәкинә апа әле дә сөйкемле, көчле рухлы...

Бүгенге көндә Сәкинә апаның 3 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Балалары, оныклары, оныкчык­лары аңа моңаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йөриләр.

Ул бүгенге көненә шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала.

 

– Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җирендә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу, – ди Сәкинә апа.

 

Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез! Киләчәктә балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син игелекле һәм абруйлы киңәшче.

Аллаһы Тәгалә алдагы гомер юлларыңны шулай ук сәламәтлек, күтәренке кәеф белән, бәрәкәтле мул тормышта, туган-тумачаларың, якыннарың янәшәсендә һәр туган көнгә сөенеп, бәхетле булып үтәргә насыйп итсен.

 

 Айгөл  Һадиева,  Чистай шәһәренең 2нче филиал китапханәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев