Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертелде

Чистай шәһәр Советының чираттагы егерме дүртенче утырышы узды. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Сессиядә депутатлар өч мәсьәләне тикшерделәр. Утырышның көн тәртибендәге беренче пункты буенча Чистай районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул депутатларга 2023 елга һәм 2024-2025нче елларның планлы чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү турында карар проектын тәкъдим итте.

— Тәкъдим ителгән үзгәрешләр бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә кагыла — алар арта, — дип сөйләде Наталья Карманова.
Доклад ясаучы депутатлар корпусына карар проектының һәр пунктын җентекләп аңлатты.

Наталья Карманова икенче мәсьәлә буенча да чыгыш ясады. Ул шәһәр советының җир салымын гамәлгә кертү, ставкалар билгеләү, түләү тәртибе турындагы карарына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында сөйләде.

Өченче пункт — җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча шәһәр вәкаләтләрен муниципаль районга тапшыру турында Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов хәбәр итте.

Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев