Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай шәһәре бюджеты дефицитсыз булыр дип фаразлана

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистай шәһәр Советының егерме бишенче утырышын алып барды. Депутатлар 11 мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Сессиянең беренче пункты буенча икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин чыгыш ясады. Ул 2024-2026нчы елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразы турында хәбәр итте.

— Гомумән, икътисади вәзгыятьне бәяләгәндә, 2024 ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт күләме 107,4 процент динамика белән 30 миллиард 949 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә. Урта сроклы перспективада эшкәртү, азык-төлек сәнәгатенә һәм сәүдәгә басым ясала. 2024 елда шәһәр предприятиеләре тарафыннан төяп озатылган продукция күләме 38 миллиард 500 миллион сум дәрәҗәсендә фаразлана. Сәнәгать җитештерүе индексы 106 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла, — дип сөйләде Евгений Валерьевич.
Доклад ясаучы хәзерге икътисадның төп бурычларының берсе дип кече һәм урта бизнесны үстерүне тәэмин итүне атады. Фаразлау буенча, әлеге сегмент предприятиеләренең әйләнеше агымдагы ел дәрәҗәсенә карата 4 процентка артып, 26 миллиард 958 миллион сумга җитәчәк.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова 2024 елга һәм 2025-2026нчы елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында сөйләде.

— Киләсе елда бюджет кереме 239 миллион 443 мең сум дип фаразлана. Үз керем чыганакларыбыз 218 миллион сум, керемнәрнең гомуми күләменнән 94,4 процент тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кайтарырга кирәк булмаган күчерүләр — 20 миллион 680 сум. Дотация дәрәҗәсе 9,5 процент тәшкил итә, — дип аңлатты Наталья Анфиногентовна.
Берничә ел дәвамында төп керем чыганагы булып физик затларның кеременә салым тора, кергән акча суммасы 120,6 миллион сум тәшкил итә.

Бюджетның чыгым өлеше турында сөйләгәндә, докладта ул 239 миллион 444 мең сумга планлаштырыла дип билгеләп үтелде. Бюджет дефициты фаразланмаган.

— Хөрмәтле депутатлар! Әлбәттә, шәһәр бюджеты акчалары барлык кирәкле чараларны финанслау өчен җитәрлек түгел. 2024 ел бюджеты минималь чыгым йөкләмәләрен күздә тота, бюджетның чынбарлыктагы үтәлеше юл төзелешен карап тоту, иске торак фондын бетерү һәм башка республика, федераль программалар буенча керемнәргә бәйле рәвештә аерылып торачак. Депутатлар корпусы инициативасы буенча ел саен бюджетка кертелә торган керем һәм чыгымнар шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тотрыклы һәм табышлы эшләгәндә генә мөмкин булачак, — дип ассызыклады Наталья Карманова.

Депутатлар 2024 елга һәм 2025-2026нчы елларның планлы чорына өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне дә карадылар. Утырышның бу мәсьәләсе буенча да Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул шәһәр Советының шәһәр бюджетыннан район бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турындагы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы 4нче пункт буенча да чыгыш ясады.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова шәһәр милегендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) һәм мөлкәт исемлеген раслау турында хәбәр итте.

Икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин физик затларның җиренә һәм мөлкәтенә салым салудан азат ителүе турындагы доклад белән чыгыш ясады. Депутатлар корпусына киләсе өч мәсьәлә буенча мәгълүматны шул ук доклад ясаучы тәкъдим итте. Утырыш шәһәр Советының шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карар проектын тикшерү белән тәмамланды. Бу мәсьәлә буенча Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады.

Һәр пункт буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев