Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» Мактау билгесенә лаек булды

4нче номерлы «Тегермән мәйданы» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе, хакимият һәм идарә органнары ветераны Әхмәт Ситдыйков «Чистай шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Әлеге бүләкне муниципалитетта узган киңәшмәдә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тапшырды, аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Әхмәт Әхәт улы озак еллар Чистай районының хакимият һәм идарә органнарында эшләгән. 2019 елда ул «Тегермән мәйданы» территориаль җәмә­гать советын җитәкли башлый. Биредә ул үзен җаваплы, инициативалы җитәкче итеп күрсәтә.

Әхмәт Ситдыйков үзенә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде, чистайлыларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев