Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай шәһәр Советының 34нче утырышы узды

Анда шәһәр бюджетындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар

Шәһәр Советының чираттагы 34нче утырышы булды. Ул башлык Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Чистай бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.

— Шәһәр бюджетының кереме 397 миллион сумнан артып китте. Керемнәрнең артуы республика, федераль, җирле һәм район бюджетларыннан кергән акчалар белән тәэмин ителә. Кире кайтарылмый торган кертемнәр, субсидияләрне дә кертеп, 178 миллион сумнан артык тәшкил итә. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр башкарма комитетының чыгымнары артты, — дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Ул шулай ук физик затлар милегенә салым түләүләренең үзгәрүе турында сөйләде.

— Элек кадастр бәясе салынмаган 1 000 квадрат метрдан артык мәйданлы сәүдә объектлары хуҗаларына 3 елга 1,2 процент күләмендә түбән салым ставкасы билгеләргә тәкъдим ителә. Безнең шәһәрдә шундый 9 объект бар, салым түләүчеләр саны 12 кеше тәшкил итә.

Чистай районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова муниципалитет ия булган, кече һәм урта бизнес арендалый торган күчемсез милекне читләштерү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев