Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районыннан тагын бер гаилә яңа фатирга күчү буенча план кора Республика программасы буенча

Айрат һәм Миләүшә Җәләевлар субсидия алуга таныклык тапшыруны елга якын көткәннәр. Һәм менә әлеге сертификатны әлеге бәхетле парга муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов тапшырды.

Безнең районда « Татарстан Рес­публикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы инде берничә ел тормышка ашырыла. Ел саен дәгъвачылар сыйфатында 3 гаилә исәпкә куела. Алар тиешле шартларга тәңгәл килергә, ир белән хатынның яше 35тән артмаска тиеш. Моңардан тыш, гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк мәйдан туры килү шарт. Шулай ук гаилә үзенең түләүгә сәләтле икәнен дә расларга тиеш.

– Дәүләт торак бәясенең 30дан 35 процентка кадәрле күләмдә субсидия бүлеп бирә. Гаиләнең фатирны сатып алганда калган сумманы түләр өчен үз акчасы яисә банкта кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш, – дип хәбәр итә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Халидә Нуруллина.

Алда Җәләевларны күңелле мәшәкатьләр – яңа өй яки фатир эзләү эшләре көтә. Хәзер Айрат һәм Миләүшә Җәләевлар кызлары һәм уллары белән әти-әниләре янында яшиләр. Гаиләгә сертификат бирелгәннән соң анда күрсәтелгән сумманы файдалану өчен җиде ай вакыт бирелә. Ул субсидия алучының банк счетына, ә аннары торак сатучыга күчерелә.

Гаилә башлыгы «Яңа техноло­гияләр» предприятие­сендә көйләүче булып эшли, тормыш иптәше Чистай районара почтамптта хат ташучы, хәзерге вакытта декрет ялында.

– Без массакүләм мәгълүмат чаралары аша шундый программа барлыгын белдек. Аннары Чистай муниципалитетының рәсми сайтына кердек, шартлары белән таныштык. Күз курка, кул эшли диләр бит, документлар җыю әлләни авыр булмады. Яшьләр эшләре буенча белгечләр, торак сәясәте бүлеге белгечләре безгә ярдәм итте, без аларга бик рәхмәтле, – дип шатлыклары белән уртаклашалар Айрат һәм Миләүшә.

– Өч кешедән торган Җәләевлар гаиләсе «Татарстан Респуб­ликасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашырга мох­таҗ дип табылган иде. Август аенда программада катнашучылар исемлегенә кертелде. 2022 елның декабрендә аларның уллары туды. Билгеле, социаль түләү суммасы үзгәрде, аны яңадан исәпләделәр, – дип хәбәр итә Халидә Рәшит кызы.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында субсидияләр алуга Чис­тай муниципаль районында 11 гаилә чиратта тора. Тулырак мәгълүмат алу өчен муниципаль район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә К, Маркс урамы 46-19 адресы буенча яисә 5-02-68 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Белешмә

Субсидия күләме гаилә составыннан һәм Татарстан Респуб­ликасы буенча1 квадрат метр бәясеннән тора. Ике кешелек гаиләгә 42 квадрат метр торак нормативыннан һәм бер квадрат метр торак бәясе 61 796 сум булуыннан чыгып исәпләп, субсидия күләме 908 401 сум 20 тиен тәшкил итә. Өч кешелек гаиләгә (торак нормативы 54 кв.м) – 1 167 944 сум 40 тиен тәшкил итә. Дүрт кешелек гаиләгә (72 кв.м) – 1 557 259 сум 20 тиен; биш кешелек гаиләгә (торак нормативы 90 кв.м) субсидия күләме 1 946 574 сум тәшкил итә.

Социаль түләү торакның исәпләнгән (уртача) бәясенең 30 проценты күләмендә билгеләнә – бу балалары булмаган гаиләләр өчен; торакның исәпләнгән (уртача) бәясенең 35 проценты – бер яки күбрәк баласы булган гаиләләр өчен. Шулай ук бу тулы булмаган, әти яки әнидән генә торган бер яки күбрәк баласы булган гаиләләргә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев