Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районыннан махсус хәрби операция ветераннары «Абилимпикс» чемпионатында катнашалар

Казанда һөнәри осталык буенча чемпионат уза

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча икенче «Абилимпикс» чемпионаты уза. Катнашучылар үзләренең осталыкларын 21 – конкурс һәм 7 демонстрацион компетенциядә күрсәтәләр. Чистай районыннан Татарстан командасы составында дүрт махсус хәрби операция ветераны чыгыш ясый:

 

Павел Новиков һәм Денис Яшманов «Пешекче эше» компетенциясендә ярышалар;

Артур Цыганов һәм Марат Сабиров «Автомобиль йөртүче» компетенциясендә осталыкларын күрсәтәләр.

 

Әзерлек барышында һәм турыдан-туры чемпионатта ветераннарны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторлары Альбина Сираева һәм Максим Кузнецов озатып йөриләр. Алар катнашучыларга ярыш шартларына яраклашырга булышалар һәм аларга мораль яктан ярдәм итәләр.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» инде икенче ел уздырыла. Оештыручылар ассызыклаганча, төп максат – иң яхшы профессионалларны ачыклау гына түгел, ә геройларга тыныч тормышта үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев