Чистай районыннан Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр
Гуманитар йөкне илтүдә район башлыгы Дмитрий Иванов шәхсән үзе катнашты
Чистай районы Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде. Колоннаны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов озата барды. Лисичанскида делегацияне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды һәм озата йөрде.
Гуманитар миссияне әзерләгәндә төп басым күп балалы һәм яшь гаиләләргә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм халыкның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм итүгә ясалды. Йөкнең күп өлеше Лисичанск гуманитар үзәгеннән килгән гаризалар нигезендә җыелган.
Илтеп тапшырылган партия составында – балалар ризыгы, олылар һәм балалар өчен гигиена кирәк-яраклары, подгузниклар, балалар киемнәре, уенчыклар, азык-төлек товарлары.
Тыныч халыкка ярдәм күрсәтүдән тыш, делегация махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен билгеләнгән йөк алып килде. Сугышчылар өчен транспорт чаралары, генераторлар (бензин һәм дизель), бензопычкылар, OSB-плитәләр, төзелеш материаллары, төрле эш кораллары, азык-төлек, шулай ук туганнарыннан адреслы посылкалар тапшырылды.
Район башлыгы Дмитрий Иванов гуманитар йөк җыюда һәм озатуда актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш керткәннәре өчен «Чистополье» агрохолдингы коллективына һәм шәхсән Директорлар советы рәисе Альберт Хөснуллинга; фидакарь хезмәтләре һәм бердәмлекләре өчен «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга һәм аның җитәкчесе Чулпан Сөләймановага; йөк ташуны яхшы оештырганы өчен «БЕТАР» фирмасы командасына һәм аны оештыручыга Владимир Зайцевка; «Адиль» сәүдә йорты җитәкчесе Сергей Жуковка, машина йөртүчеләр Артем Кувшиновка, Эдуард Гамировка, шулай ук йөк туплауда һәм җибәрүдә катнашкан барлык битараф булмаган гражданнарга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Бергә без көчлерәк!» – дип язган Дмитрий Алексеевич социаль челтәрдәге үз битендә.
Фото Дмитрий Ивановның социаль челтәрдәге битеннән, ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппаратыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев