Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районыннан күп балалы гаилә сайлауларда тавыш бирде

Алексеевлар гаиләсе сайлау участогы ачылуның беренче сәгатьләрендә тавыш бирергә килде

Бүген Россиядә ил Президентын сайлау башланды. Чистайлылар тавыш бирүдә актив катнашалар. Шулай, Йолдыз поселогы Мәдәният йортында урнашкан 2761нче сайлау участогына күп балалы Алексеевлар гаиләсе килде.

— Сайлау көне безнең өчен һәрвакыт бәйрәм кебек. Без бу мөһим вакыйгада барысы да — олылар да, балалар да катнашырга тиеш дип саныйбыз, — дип сөйли алар.

Йолдыз поселогыннан Алексеевлар гаиләсендә биш бала, иң олысы, Никита, быел беренче тапкыр тавыш бирә.

— Бу минем сайлауларда беренче катнашуым. Мин — үз илемнең актив гражданины, шуңа күрә тавыш бирергә тиешмен, — диде яшь сайлаучы.
Бүген — Россия Президентын сайлауның беренче көне. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 15-17нче март көннәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев