Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районындагы хуҗалыкларның берсендә айршир токымлы сыерлар асрыйлар

Виктор Шишкин Булдырь авылындагы үз хуҗалыгында утыз баштан артык мөгезле эре терлек асрый

Иртә таңнан торып, кичкә кадәр эшләргә, азык әзерләргә, дистәләгән сыер саварга, терлек асрау өчен биналар турында кайгыртырга, ашатырга, тирес түгәргә... Бу авыл кешеләренә көннән-көн, ялларсыз эшләргә туры килә торган эшләрнең аз өлеше генә. Эшне күңел биреп эшләсәң, бу мәшәкатьләрнең барысы да шатлык китерәчәк, дип саный шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Виктор Шишкин.

Шунысы гаҗәп, Виктор Николаевич төп авыл кешесе түгел, әмма бу аңа авылдагы хезмәтне сайларга һәм терлекчелек белән шөгыльләнергә комачауламый.

– Мин үзем шәһәрдә тудым һәм үстем. Берничә ел элек әти умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Булдырьда йорт сатып алды, бал кортлары тота башлады. Мин дә бу эшкә тартыла башладым. Нигездә, авыл хуҗалыгы белән балачактан ук таныш идем. Җәйне авылда әби-бабай янында үткәрә идем. Вакыт узу белән үгезләр, ә бер елдан сыер сатып алырга булдык. Барысы да әнә шулай башланып китте, – ди өч ел элек терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә башлаган Виктор Шишкин.

Хуҗалыкта акрынлап терлекләрнең баш санын 15 башка кадәр арттыра башлаганнар. Терлек асрау урыны мәсьәләсе килеп баса. Монда республика программасы, төгәлрәк әйткәндә, сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү саллы ярдәм була. Узган ел Чистай районыннан бу ярдәм чарасын шәхси ярдәмче хуҗалыкның дүрт хуҗасы алды. Аларның берсе – Виктор Шишкин.

– Төзелеш зур чыгымнар таләп итә, финанс яктан бик авыр. Бигрәк тә үз эшеңне башлап җибәргәндә. Шунысы куандыра, дәүләт бу проблемаларга игътибар итә һәм субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтә. Ферма төзи башлаганда сметага 1 миллион сумга якын акча салдым. Әмма, ни кызганыч, санкцияләр аркасында төзелеш материалларына бәяләр нык күтәрелде. Чыгымнар 2,5 миллионга кадәр артты. Шуларның 600 меңе субсидия рәвешендә кире кайтты – шактый сизелерлек ярдәм. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыгы, администрация вәкилләре һәрчак элемтәдә торалар, ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр. Мәсәлән, узган ел ахырында саву аппаратлары бирделәр. Бу да яхшы ярдәм, – дип ассызыклый шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында утыз ике баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 15е – савым сыеры. Якын арада тагын үрчем көтелә. Алар барысы да бетон идәнле, автоматлаштырылган су эчү системасы белән җиһазландырылган, мәйданы 300 квадрат метрдан артык булган яңа, заманча фермада асрала. Хәтта урамда утыз градус салкын булганда да бу бинада җылы. Якын арада шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы терлекләрнең астын җыю өчен транспортер урнаштырырга планлаштыра.

Виктор Шишкинның эш көне иртә таңнан башлана. Сәгать бишкә ул инде шәһәрдән фермага кайтырга өлгерә. Көне хуҗалыктагы мәшәкатьләр һәм эшләр белән уза, ә кичен ул шәһәргә кайтып китә. Авыр хезмәттә аңа гаиләсе ярдәм итә, әтисе һәм әнисе Булдырьда яши.

– Мин үзем Булдырьда 24 ел яшим, умартачылык белән шөгыльләнәм. Улым кайтып миңа һәрчак ярдәм итте. Аңа авылдагы хезмәт ошый башлады. Башта үгезләр асрау белән шөгыльләндек, аннары сөт юнәлешенә күчтек. Хезмәт катлаулы, ләкин безгә мондый эш ошый. Әлбәттә, бездән, пенсионерлардан, ярдәм зур түгел, шулай да барлык башлангычларда улыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең йортыбыз ферма янында гына, хуҗалык һәрвакыт күзәтү астында. Алга таба хуҗалыкны үстерергә хыялланабыз, сәламәтлек кенә булсын, – дип уртаклаша Виктор Шишкинның әтисе Николай Федорович.

Виктор Николаевич елдан-ел күбрәк тәҗрибә туплавын һәм эшне үстерү өчен кулайрак юллар табуын таный. Хәзер ул сөт юнәлешенә басым ясый.

– Киләчәктә савым көтүлеген арттырырга планлаштырабыз. Айршир токымлы сыерлар сатып алырга телибез. Мондый сыерларның сөте майлы һәм тәмле. Әмма аларны табу бик авыр, Татарстанда мондый сөт токымлы сыерлар аз. Хәзер үзебез ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнәбез, айршир токымы орлыгын сатып алабыз һәм тиешле токымлы бозаулар туа, – ди шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы.

– Ә продукцияне кайда сатасыз?

– Сыерлар аз булганда, без сөт

продукциясен үзебез шәһәргә алып барып сата идек. Хәзер сөтне күпләп сатучыларга тапшырабыз.

– Азыкны үзегез әзерлисезме, әллә сатып аласызмы?

– Бу мәсьәләдә әлегә проблемалар бар. Ни кызганыч, безнең җирлектә сатып яки арендага алырга мөмкин булган буш җирләр юк. Шуңа күрә терлек азыгын сатып алырга туры килә. Әгәр җир мәсьәләсен хәл итә алсак, үзебез азык әзерләргә планлаштырабыз.

– Сыйфатлы сөт алу өчен дөрес рационны сайлап алырга кирәк…

– Барлык терлек азыгын үзебез исәплибез. Төрле вариантларны сынап карадык, кулай рацион сайладык: ашлык составын үзгәрттек, түп сатып алдык. Хәзер кукуруз, арпа һәм бодайда тукталдык, витамин-минераль өстәмә, акбур, тоз өстибез. Бу яхшы күләмдә сыйфатлы сөт алырга мөмкинлек бирә.

– Җәен терлекләрне кайда тотасыз?

– Бездән ерак түгел көтүлекләр бар. Май башыннан сыерларны анда чыгарабыз, периметр буенча электр көтүче куябыз.

– Кызганыч, хайваннар арасында да күптөрле авырулар ачыклана. Сыерларыгызны авырулардан ничек саклыйсыз?

– Даими нигездә ветеринарларга мөрәҗәгать итәбез, алар ярты елга бер тапкыр анализлар алалар, кирәкле прививкалар ясыйлар. Шулай эшләгәндә үзебезгә дә тынычрак.

– Үз вакытында авыл хуҗалыгын сайлаганыгызга үкенмисезме?

– Юк, үкенгәнем булмады. Күпләр авыл хуҗалыгына керткән көч һәм акча акланмый диләр, ләкин бу алай түгел. Үзеңә бу эш белән кызыксынырга кирәк. Эшчеләрне яллыйм да, эш үзеннән-үзе барыр дип уйлау дөрес түгел. Үзең эшләгәндә, син бөтен нечкәлекләрне күрәсең, үз мөмкинлекләреңне чамалыйсың, планнар корасың. Әлбәттә, нинди эш башкарылганын күреп күңел сөенә, үз эшебезне башлап җибәрә алуыбызга канәгатьлек хисе туа. Әмма эшлисе эшләр күп әле.

Виктор Николаевичка уңышлар телибез. Аның эше чәчәк атсын һәм яхшы нәтиҗәләр бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев