Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районындагы ведомстводан тыш сак бүлеге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Юрий Беспалов сөйләде

Шәһәрдә 448дән артык объект, 479га якын фатир һәм гражданнарның мөлкәтне саклау урыннары ведомстводан тыш сак астында тора

29 октябрьдә Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Ведомстводан тыш сак хезмәтенә 1952 елның 29 октябрендә чыккан КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Сәнәгатьтә, төзелештә һәм халык хуҗалыгының башка тармакларында министрлык һәм ведомстволарның хуҗалык объектларын саклау эшен яхшырту буенча чаралар турында»гы карары башлангыч бирә.
Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге — Россия Милли гвардиясенең ТР буенча ведомстводан тыш сак идарәсе филиалы белән Юрий Беспалов җитәкчелек итә. Ул ведомствоның 2024 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Юрий Петрович билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Чистайда ведомстводан тыш сак астында 448дән артык объект, 479га якын фатир һәм гражданнарның яшәү һәм милек саклау урыннары бар. Көн саен тәүлек әйләнәсендә 2 мобиль тоткарлау төркеме куела. Ведомстводан тыш сак бүлекчәләренең хезмәт эшчәнлеге саклана торган объектлардан һәм гражданнарның фатирларыннан килгән «хәвеф» сигналларына җавап бирү белән генә чикләнми, хезмәт бүлекчәләренең мобиль тоткарлау төркемнәре нарядлары, патрульлек итү маршрутларында булып, хезмәт күрсәтелә торган территорияләрдә җәмәгать тәртибен саклауга, шул исәптән кешеләр күп була торган урыннарда кылына торган җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны актив кисәтеп, зур өлеш кертәләр.
— Заманча технологияләр куллану, маршрутларны дөрес төзү хисабына ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф сигналы буенча санаулы минутларда килеп җитәләр. Калган вакытта алар урамнарны патрульлек итәләр, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр, — дип аңлата Юрий Петрович. — 2024 елда ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктларына кергән хәвеф сигналлары буенча 1114 тапкырдан артык һәм эчке эшләр территориаль органнарының кизү частьләре гаризалары буенча 200дән артык тапкыр бардылар. 4 җинаять ачыкланды, алар буенча соңыннан җинаять эшләре кузгатылды. Алар арасында — урлашу, талау, сәламәтлеккә белә торып зыян салу. 30дан артык административ хокук бозу очрагы ачыкланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елларда Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлаулылыктагы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый белем туплаган. Заманча техник чаралардан файдалану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру нәтиҗәсендә саклана торган объектлардан һәм фатирлардан әйбер урлауга инде дистә елдан артык юл куелмый.
Безнең әңгәмәдәшебез ассызыклаганча, ведомстводан тыш сак бүлеге саклый торган объектларда бары тик Росгвардиянең «Охрана» махсус фәнни-тикшеренү үзәгендә мәҗбүри тест узган югары ышанычлы сак приборлары гына кулланыла. Хәвеф сигналы буенча зур вәкаләтләргә һәм югары әзерлек дәрәҗәсенә ия булган Росгвардиянең коралланган һәм экипировкаланган хезмәткәрләре килә. Үз эшчәнлеге чорында Татарстанның ведомстводан тыш сак бүлеге халык арасында тотрыклы һәм уңай рейтинг яулады.
— Юрий Петрович, Росгвардиядә кем хезмәт итә ала?
— Безгә хезмәткә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт үткән, тулы (урта) белемле 50 яшькә кадәрге Россия гражданнары керә ала. Хезмәткәрләргә тулы социаль пакет, сыгылмалы эш графигы, карьера үсеше һәм түләүсез югары белем алу мөмкинлеге каралган. Дүрт югары профильле хәрби уку йортында: Санкт-Петербург академиясендә, Новосибирск, Пермь һәм Саратов милли гвардия гаскәрләре институтларында белем алырга мөмкин.
— Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
— Милли гвардия гаскәрләре оешу көнен бәйрәм итү уңаеннан ведомстводан тыш сак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлыйм, аларга хезмәт эшчәнлегендә уңышлар, хезмәттә югары казанышлар, сәламәтлек һәм муллык, иминлек һәм бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев