Чистай районындагы социаль координаторларга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр
«Ватанны саклаучылар» фондына ветераннар да, махсус хәрби операциядә катнашучылар да, аларның гаилә әгъзалары да мөрәҗәгать итә
Бер елдан артык инде Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшли. Аның филиаллары Татарстанда да оештырылган. Безнең районда «Ватанны саклаучылар» фондының 2 социаль координаторы эшли, алар Чистай һәм Яңа Чишмә районнарына хезмәт күрсәтәләр.
— Фонд медицина һәм социаль тернәкләндерү, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, техник тернәкләндерү чаралары һәм санатор-курорт дәвалану, шулай ук ветераннарны яңадан укыту һәм эшкә урнаштыруны үз эченә алган барлык тиешле ярдәм чараларын алырга ярдәм итә, — дип аңлата социаль координатор Светлана Коншина.
Ул билгеләп үткәнчә, Чистай районында, федераль һәм республика ярдәменнән кала, гамәлдәге хәрбиләргә һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең берничә муниципаль чарасы билгеләнгән.
Бу гомуми файдаланудагы автомобиль транспортында (таксидан кала) түләүсез йөрү, белем бирү учреждениеләрендә укучыларга бушлай кайнар туклану, шәһәр җирлегендә урнашкан мәгариф учреждениеләрендә, бушлай кайнар туклану белән тәэмин итеп, озайтылган көн төркемнәренә беренче чиратта билгеләү, өстәмә белем бирү хезмәтләрен түләүсез күрсәтү, мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы түләү алмыйча карау, муниципаль учреждениеләргә түләүсез яисә ташламалы йөрү, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга һәм сәламәтләндерүгә юлламалар белән беренче чиратта тәэмин итү һәм башкалар.
— Хәрби хезмәттән азат ителгән сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына комплекслы социаль ярдәм, гамәлдәге хәрбиләргә консультатив ярдәм күрсәтелә, — дип сөйли социаль координатор Альбина Сираева.
Бүгенге көндә социаль координаторларга хәрби хезмәттән азат ителгән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар да, аларның туганнары, якыннары да мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле: махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле акчалата түләүләр, социаль ярдәм чаралары, балалар ялы һәм сәламәтләндерү, психологик ярдәм, хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләүдә ярдәм итү, гомуми белем бирү учреждениеләрендә ташламалар алу, хәрбиләргә отпуск бирүдә ярдәм итү һәм башкалар.
Сүз уңаенда
Чистай районы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чистай шәһәре, Нариманов урамы, 61нче йорт (Балалар һәм яшьләр иҗат йорты бинасы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев