Чистай районындагы «Чиста болыннар» тыюлыгында Кызыл китапка кертелгән бызылдавыкка тап булганнар
...
«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә Кызыл китапка кертелгән Щеглов бызылдавыгын тапканнар. Бу хакта биоресурсларны саклау буенча Татарстан Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Табылдыкны ведомство хезмәткәрләре, ТР Фәннәр академиясе һәм КФУ галимнәре кергән өченче фәнни экспедициядә катнашучылар ясаган. Алар бөҗәкне тыюлык экосистемаларын тикшергәндә тапканнар.
Якын арада галимнәр тәңкәле канатлыларның төр составын өйрәнергә планлаштыралар һәм яңа ачышлар да булыр дип өметләнәләр.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев