Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районындагы 8 ишегалды республиканың беренче чиратта төзекләндереләчәк 200 ишегалды исемлегенә керде

Чистайда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерү дәвам итә. Быел ул 44 ишегалдына кагылачак, шуларның 9ында эшләр бара инде.

Без берничә урында булдык. Кайдадыр юл хезмәткәрләре иске бордюрларны сүтеп алганнар, кайдадыр асфальт салганнар. Программаның тормышка ашырылуы турында без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиковтан белештек.

– Әлеге программа ничә ишегалдына кагылды? Нинди эшләр башкарыла?

– Бүгенге көндә 13 күпфатирлы йортның 9 ишегалды территориясендә эшләр башланды. Анда бордюрларны сүтү һәм иске асфальт өслегенең өске катламын ватып алу буенча эшләр алып барыла. Өслек нормага туры килмәгән һәм ремонт таләп ителә торган ишегалларында нигезне әзерләү – ком һәм вак таш салу, аннары асфальт өслегенең беренче һәм икенче катламын җәю бара. Хәзер 8 ишегалдында асфальтның беренче катламы салынган, бордюрлар монтажлау эшләре алып барыла. Шулай ук булган терәкләрдә яктырткычларны алыштыру дәвам итә.

– Фарход Муродович, төзекләндерү өчен ишегаллары нинди принцип буенча сайлана?

– Төзекләндерү өчен ишегаллары тавыш бирү юлы белән сайлана. Безнең районда яшәүче һәркем үз ишегалды файдасына сайлау ясап, анда катнаша ала. Быел республиканың беренче чиратта төзекләндереләчәк 200 ишегалдына Чистай районыннан 8 ишегалды керде. Башка ишегалларын без башкарма комитетка килгән мөрәҗәгатьләр буенча ремонтлыйбыз. Еш кына без ишегалдының торышын бәяләр өчен үзебез урынга барабыз. Әгәр ул аяныч хәлдә булса, без аны төзекләндерү сорала торган йорт яны исемлегенә кертәбез.

– Программаны тормышка ашыру өчен нинди суммалар бүлеп бирелде?

– Юл эшләренең бәясе 154 миллион 582 мең сум тәшкил итте, кече архитектура формаларын урнаштыруга 15 миллион 427 мең сум, яктыртуга 15 миллион 427 мең сум тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев