Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында трассада автомобиль юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган: зыян күрүчеләр бар

Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра

Чистай районында Казан–Оренбург автомобиль юлының 136нчы километрында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыга. Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, Volkswagen (Вольксваген) автомобилен йөртүче куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган һәм һава шартларын исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә, машина юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган.

 

Автомобильне йөртүче һәм аның пассажирлары имгәнүләр алган. Аларны дәваханәгә китергәннәр.

Дәүләт автоинспекциясе чираттагы тапкыр барлык машина йөртүчеләрне юлларда, бигрәк тә яңгырлы һава шартларында игътибарлы булырга чакыра.

– Юл һәм метеорологик шартларга туры килгән тизлекне сайлагыз, куркынычсыз дистанцияне саклагыз, кискен маневрлар ясамагыз. Исегездә тотыгыз: тизлекне арттыру һәм һава торышы факторларын исәпкә алмау – юл кырыена төшүләрнең һәм әйләнеп каплануның иң еш очрый торган сәбәпләреннән берсе. Үзегезне һәм пассажирларыгызны саклагыз! – дип мөрәҗәгать итте Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Дмитрий Зинин.

Дәүләт автоинспекциясе бүлеге фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев