Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында сугышчыларга да, аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә

Ике елдан артык безнең солдатлар нацизмга каршы махсус хәрби операция фронтларында сугышалар. Аларга тыл һәрьяклап ярдәм итә. Волонтерлар, предприя­тие һәм оешма коллективлары, битараф булмаган кешеләр сугышчыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.

Гуманитар ярдәмне «Чис­тай» мәдәни фонды да күрсәтә. Бу коммерцияви булмаган иҗтимагый оешма 2006 елда социаль, мәгариф, мәдәни, фән, идарә итү максатларына ирешү өчен, шулай ук балаларның сәламәтлеген саклау, физик культураны һәм спортны үстерү, рухи һәм башка матди булмаган ихтыяҗларны канәгатьләндерү, бәйрәм чаралары үткәрү һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә ирешүгә юнәлдерелгән башка максатлар өчен ирекле мөлкәти кертемнәр нигезендә мөлкәт һәм акча формалаштыру максатында төзелгән.
— 2022 елдан бирле «Чис­тай» мәдәни фондына акча җыю буенча зур эш алып барыла, ул Чистай районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны кирәкле барлык әйберләр (медикаментлар, кием-салым, шәхси әйберләр, азык-төлек) белән тәэмин итү, шулай ук аларның гаиләләренә һәм азат ителгән территорияләрдәге халыкка ярдәм күрсәтү өчен тотыла, — дип сөйли фонд җитәкчесе Владимир Субботин. — Күп кенә учреждениеләр һәм предприятиеләр акча җыюда актив катнашалар, бюджет учреждениеләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр.
Владимир Николаевич аңлатуынча, махсус хәрби операция бара торган зонага азык-төлек, телевизион монокулярлар, бензопычкылар, бензогенераторлар, саклагыч шлемнар, прицеллар, тактик бронь жилетлар, почмакларны шомарткыч машина, эретеп ябыштыру аппараты, шәм массасы, портатив приборлар өчен газ, коллиматорлар, кронштейннар, тактик пончолар, шәмнәр, кечкенә газ плитәләре, маңгай фонарьлары, термо киемнәр, эчке киемнәр, шөреп боргычлар, картриджлар, принтерлар, бинокльләр, төзелеш материаллары һәм күп кенә башка нәрсәләр сатып алынган һәм җибәрелгән.
— Узган елның октябрендә «Чистай» мәдәни фондына күчерелгән хәйрия акчасына Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк, атап әйткәндә: көнкүреш әйберләре, шәхси гигиена чаралары, тушенка, шешәләргә тутырылган су, азык-төлек товарлары (ярма, он, шикәр комы һ.б.) сатып алынды һәм җибәрелде, — дип билгеләп үтте Владимир Субботин.
Ярдәм хәрбиләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә күрсәтелә. Мәсәлән, гаиләләр мөрәҗәгате буенча газ плитәләре сатып алынган, шәхси торак йортларда газ белән эшли торган су җылыткычларны алыштыру буенча монтаж эшләре башкарылган, шулай ук утын сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтелгән.
— Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендә сабыйлар туу уңаеннан, балалар коляскалары, ашату өчен урындыклар, уенчыклар һәм татлы бүләкләр сатып алабыз, — диде әңгәмәдәш.
«Чистай» мәдәни фондына акча җыюдан тыш, шәһәр һәм район халкы, эшмәкәрләр, оешмалар, предприятиеләр безнең сугышчыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә актив ярдәм итәләр. Алар азык-төлек, кием-салым, гигиена чаралары, медикаментлар, төрле инженерлык җиһазлары, канцелярия товарлары, китаплар, уенчык­лар, оргтехника, балалар өчен кирәкле әйберләр, төзелеш материаллары, хуҗалык товарлары, автомобильләр, мотоцикллар, тәгәрмәчле мунчалар һәм башкаларны фронтка җибәрәләр.
Чистай епархиясендә тактик носилкалар һәм кечкенә тимер мичләр ясыйлар, шулай ук шәһәрдә һәм районда маскировкалау челтәрләре үрү буенча берничә остаханә эшли.
Безнең ир-егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә алга таба да ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев