Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында сезон алдыннан дүрт балалар лагерен кабул иттеләр

Чистай районында быел җәй рәсми рәвештә яшь чистайлыларны җылылык, кайгыртучанлык һәм куркынычсызлык белән каршы алырга әзер

Махсус комиссия  дүрт сәламәтләндерү лагерен: «Кояшкай», Яшьтәш», «Яшь армияче», «Каенкай»ны кабул итте. Барлык объектлар да сезон ачылуга әзер  дип хәбәр итә  «Чистай яшьләре».

 

Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов җитәкчелегендәге комиссия лагерь тормышының һәр почмагын тикшерде. Белгечләрнең игътибары  торак корпусларга, уңайлы өйләргә һәм палаткаларга юнәлдерелде – бар җирдә дә тиешенчә тәртип урнаштырылган. Шулай ук  ашханә, мунча һәм санитар зоналар да игътибардан читтә калмады. Аларның барысында да  балалар  өчен  барлык уңайлы шартлар  тудырылган.

Янгыннан һәм терроризмнан саклану  системалары  эшләнгән.  Медицина пунктының  эше тикшерелгән: балаларның сәламәтлеге ышанычлы контроль астында. Һәр лагерьның территориясе  төзекләндерелгән:   урман бетләреннән акарицид эшкәртү һәм кимерүчеләрдән  дератизация  үткәрелгән. Корпуслар һәм өйләр  тәртипкә китерелгән һәм түземсезлек белән  үзләренең кечкенә хуҗаларын көтәләр.

 

«Балалар иминлеге – безнең төп принцибыбыз. Комиссия әти-әниләр тыныч булсын, балаларның ялы файдалы һәм күңелле үтсен өчен бар көчен биреп эшли», – дип билгеләп үтте  тикшерү нәтиҗәләре буенча  Эдуард Хәсәнов.

 

Барлыгы дүрт – «Кояшкай», «Яшьтәш», «Яшь армияче» һәм «Каенкай» лагерьлары  тикшерүне уңышлы үткәннәр һәм яшь чистайлыларга ишекләрен ачарга әзер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев