Чистай районында санитар-экологик икеайлык актив уза
...
Санитар-экологик икеайлыкның иң кызган чагы. Гадәттәгечә, язгы чистарту эшләре шәһәрдә һәм районда 1 апрельдә башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарында эш икеайлыкның беренче көннәреннән үк актив бара. Коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре юлларны, тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын чистарталар, шулай ук паркларда һәм скверларда узган елгы яфракларны җыялар.
Үз территорияләрендәге масштаблы җыештыруга идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре дә кушылды. Күпчелек предприятие һәм учреждение коллективлары чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрделәр инде. Алар янәшәдәге территорияләрдә генә түгел, оешмаларына беркетелгән шәһәр участокларында да тәртип урнаштыралар. Санитар-экологик икеайлыкта авыл халкы да актив катнаша. Районның торак пунктларында да өмәләр оешкан төстә уза.
Шуны аңлау мөһим: икеайлык – чүп-чарны, былтыргы яфракларны һәм корыган агачларны җыю гына түгел, ә төзекләндерү дә әле ул. Алда агачларны агарту, чәчәкләр утырту, шәһәр һәм авылларның тышкы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән башка чаралар көтә. Төп бурыч – территорияләрне чиста, каралган һәм яшәү өчен уңайлы итү.
Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча күләмле кампания «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уза.
Фотолар социаль челтәрләрдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев