Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында рейд вакытында трассалар буенда чүплекләр табылган

Участок милекчеләренә табигатьне саклау законнарын бозарга ярамавы турында кисәтүләр биреләчәк

Санитар-экологик икеайлык кысаларында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм ТР Экология министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгече Чистай районының юл буе участокларының, шул исәптән юл сервисы объектлары территорияләренең торышын тикшерделәр.

 

Чиста юллар – шәһәрнең матур тышкы күренеше генә түгел, ә экологиянең һәм иҗтимагый гигиенаның мөһим аспекты да. Әмма, ни кызганыч, рейдлар күрсәткәнчә, моны барысы да аңламый.

Белгечләр районның төп: «Чистай–Түбән Кама», «Казан–Оренбург», «Чистай–Аксубай–Нурлат» һәм «Чистай–Булдырь–Четырчы» трассаларына тоташкан участокларны тикшерделәр.

 

Берничә участокта җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозулар табылган.

 

– Мәсәлән, «Чистай–Түбән Кама» юлында (Кызыл Яр җирлеге чикләрендә) иске покрышкалар һәм шиннар табылды, шулай ук көнкүреш чүп-чарлары ачыкланды. Пычрану мәйданы – 500 квадрат метр, күләме – 7 кубометр. Шул ук трассада кафе-бистрога якын территориядә шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау теркәлгән. Мәйданы – 9 квадрат метр, күләме – 5 кубометр, – дип сөйләде ТР Экология министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенең 3нче разрядлы өлкән белгече Наталья Куприянова.

 

Моннан тыш, «Чистай–Булдырь–Четырчы» трассасында (шәһәрдә), контейнер мәйданчыгына якын территориядә тораклардан калдыклар ташлау теркәлгән. Чүплекнең гомуми мәйданы 100 квадрат метр, күләме – 9 кубометр.

 

Тикшерүчеләр әйтүенчә, участокларның милекчеләренә табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтүләр биреләчәк.

 

– Бары тик уртак тырышлык белән генә без территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшырта һәм республика торак пунктларының һәм автомобиль юлларының чисталыгын тәэмин итә алачакбыз, – дип ассызыкладылар рейдны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев