Чистай районында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кабактан кабымлык ясый башладылар
...
Чистай мөхтәсибәтендә хәбәр итүләренчә, хезмәт сөючән, оста активистлар, мәчет алды курслары укучылары һәм битараф булмаган кешеләр кабакны чистарталар, кисәләр һәм киптерәләр. Бу эшләнмәләрдән тәмле цукатлар барлыкка килә.
— Битараф булмаган шәһәр һәм авыл кешеләре үз бакча уңышыннан гөшер сәдакасы бүлеп биреп, бик күп кабак алып килделәр. Ә без тырышлыкларыбыз бушка китмәячәк һәм бу цукатлар безнең солдатларны шатландырачак дип өметләнәбез. Без аларга ышанабыз һәм һәрвакыт җиңү өчен дога кылабыз! — дип билгеләп үттеләр мөхтәсибәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев