Чистай районында махсус хәрби операция ветераннарына муниципаль хезмәткә керү өчен шартлар тудырыла
Бишенче чакырылыш Чистай муниципаль районы Советының дүртенче утырышы булды. Утырышны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов алып барды. Депутатлар көн тәртибендәге өч мәсьәләне карадылар.
Беренче мәсьәлә — территориаль сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында Чистай муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел декабрь аенда шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләренең биш еллык вәкаләтләре тәмамлана. Чистай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе составына кертү өчен район Советының җирлекләр үзидарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге начальнигы Илсөяр Шамил кызы Садриеваның кондидатурасы тәкъдим ителде. Чистай шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе составына кертү өчен район Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Геннадьевна Гыймадиева кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутат комиссиясе ике кандидатураны да хуплады, аларга карата кисәтүләр юк.
Утырышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча муниципаль район Советының җирлекләр үзидарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге начальнигы Илсөяр Садриева чыгыш ясады. Ул җирле законнарны Татарстан Республикасының яңа законына туры китерү өчен муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә кирәкле үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Закон 2025 елның 3 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән кабул ителде, аның нигезендә РФ субъектларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга муниципаль хезмәткә керү өчен шартлар тудырырга кушылган.
Аерым алганда, хәзерге вакытта авыл җирлекләрендә югары һәм төп вазифалар өчен белем алуга таләпләр йомшартылган.
Карала торган карар проектында муниципаль хезмәт стажына яки белгечлек буенча эш стажына карата квалификация таләпләрен киметү тәкъдим ителә. Югары вазифалар өчен муниципаль хезмәт стажы 2 елдан 1 елга кадәр, ә белгечлек буенча эш стажы 4 елдан 2 елга кадәр кыскартыла. Төп вазифалар өчен 1 ел стаж җитә.
Әлеге чаралар «Батырлар. Татарстан геройлары» республика кадрлар программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ветераннарның потенциалын җирле үзидарә системасында нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Карар проекты прокуратураның уңай бәяләмәсен алды.
Утырышның көн тәртибендәге соңгы мәсьәләсе буенча Константин Иванов чыгыш ясады, ул районның административ комиссиясе составына кадрлар үзгәрешләре кертергә: аның составыннан шәһәр башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илдар Рәхимовны чыгарырга һәм комиссия составына шәһәр башкарма комитетының яңа җитәкчесе Айрат Хамматовны комиссия рәисе урынбасары итеп кертергә тәкъдим итте.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев