Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара

Хайваннарның яшәү урыннарына белгечләр чаңгыларда юл тоттылар.

Республикада хайваннарны кышкы исәпләү бара. Бу 19 төр аучылык ресурсының дәүләт мониторингы кысаларында ел саен үткәрелүче чара.

Кыргый хайваннарны шулай исәпләү аучылык урманнары территорияләрендә хайваннар саны турында иң дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. Чистай районында белгечләр бу эшкә керештеләр инде. ТР Дәүләт комитетының биологик байлыклар буенча бүлек хезмәткәрләре хайваннарның яшәү урыннарына юнәлделәр.

— Безнең районда 17 маршрут билгеләнгән. Аларның һәркайсын икеләтә үтәргә кирәк булачак, беренче тапкыр без чаңгыда барып юл ясыйбыз, икенче көнне шул ук маршрутны кабат үтәбез. Дәүләт комитетының биологик байлыклар буенча Чистай районы бүлеге хезмәткәрләренә 340 километрга якын юл үтәргә туры киләчәк, — дип сөйләде биологик байлыклар буенча Дәүләт комитетының терлекчелек, үсемлекчелек һәм аерым сакланучы территорияләрнең дәүләт күзәтчелеге буенча районара бүлеге начальнигы Вячеслав Жарехин.

Исемлек алып бару өчен белгечләргә аерым җайланма­лар кирәкми. Бары чаңгылар, үткен караш, блокнот, ручка һәм маршрутны билгеләүче навигатор җитә. Бу урында нинди хайван йөргәнен белгечләр кардагы эзләрдән билгелиләр. Әлеге мәгълүматлар ТР Дәүләт комитетының биологик байлыклар буенча белгечләре тарафыннан эшкәртелә. Шушы нигездә теге яки бу төрдәге хайванны аулауга квота билгеләнә.

Хайваннарны кышын исәпкә алу нинди хайваннарның күпме булуын белергә генә түгел, шулай ук аучылык ресурсларының мөмкинлеген бәяләргә һәм кирәк булган очракта респуб­лика фаунасын саклау һәм тулыландыру буенча чаралар да күрергә мөмкинлек бирә. Вячеслав Жарехин сүзләренә караганда соңгы елларда районда урманда яшәүче хайваннарның артуы күзәтелә.

–Кабаннан башка барлык төр хайваннарның тотрыклы үсеше күзәтелә. Бездә пошилар, кыр кәҗәләре күп, шулай ук соры куяннар шактый, Кызыл китапка кертелгән ак куяннар арткан. Кыр тавыклары, көртлекләр дә үзләрен биредә әйбәт хис итә. Кыскача әйткәндә, барлык аучылык ресурслары буенча уңай үсеш күзәтелә, — дип билгеләп үтте Вячеслав Жарехин.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстанда хайваннарны кышкы исәпкә алу 15 мартка кадәр дәвам итә. Әлеге чарада ТР Дәүләт комитетының биологик байлыклар һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Аларга рес­публика буенча 14 мең километрдан артык юл үтәргә туры киләчәк.

Бу кызыклы!

Ак куян белән соры куянның эзләре аерыла. Соры куян эзләре — зур түгел, озынча, ә ак куянныкы киңрәк һәм түгәрәгрәк. Эре ак куянның арткы аягы көпшәк кар өстеннән барганда, бармаклары киң җәелгәндә, озынлыгы 15 сантиметр, ә киңлеге 11 сантиметрга җитә. Алгы өлешенең эзе азрак очлырак. Соры куянның алгы һәм арткы аяк эзләренең арасы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев