Чистай районында кискен эчәк инфекциясе белән авыручыларның күбесе — балалар
Табиб-эпидемиолог кискен эчәк инфекциясен кисәтү һәм аның билгеләре турында сөйләде
Җәй айларында кискен эчәк инфекциясе белән авырулар ешая. Шуңа күрә дә кискен эчәк инфекциясе белән авыруны кисәтү чаралары турында искә төшерергә кирәк. Кискен эчәк инфекциясе белән ничек авырмаска, әгәр дә авырап өлгергән булсагыз, ничек тернәкләнергә икәне хакында Чистай үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова сөйләде.
Чистай районында агымдагы елның 6 аенда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 81 очрагы ачыкланган. Шуларның 49ы 17 яшькә кадәр булган балалар. Бу кискен эчәк инфекциясе белән гомуми авыруның 60 проценты.
— Әлеге авыруның таралуына елның җылы вакыты «ярдәм итә». Чөнки бу вакытта азык-төлекккә (сөт продуктларына, иткә, балыкка, шулпаларга) төрле авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар эләгү куркынычы зур, шулай ук җәен пешмәгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр кулланудан да килеп чыгарга мөмкин, — дип билгеләп үтте Румия Гаммар кызы.
Юылмаган җиләк-җимешләрнең өстендә дә организм өчен куркыныч микроблар җыела.
Шулай ук әлеге авыру килеп чыгуга гигиена таләпләрен үтәмәү, кискен эчәк инфекциясен китереп чыгаручы микроблар булган ачык сулыкларда коену да тәэсир итә.
— Кискен эчәк инфекциясен китереп чыгаручы микроблар суда, азык-төлек продуктларында, әйләнә-тирә мохит объектларында да озак яши алалар. Иң куркынычы шунда ки, микроблар белән зарарланган азык-төлек тышкы кыяфәтен дә, исен дә, тәмен дә югалтмый, — дип ачыклык кертә табиб-эпидемиолог.
Вируслы һәм бактерияле эчәк инфекцияләренең чыганаклары булып авыруның клиник билгеләре булган кешеләр һәм авыруны китереп чыгаручы микроблар йөртүче әйберләр тора.
Кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар тирә- юньдәгеләргә дә куркыныч тудыралар.
Көнкүреш әйберләрендә, савыт-сабаларда, балалар уенчыкларында, сөлгеләрдә микроблар 5-7 көн дәвамында яшиләр.
— Кискен эчәк инфекцияләре еш кына пычрак куллану әйберләре, уенчыклар, юылмаган куллар аша эләгә. Шулай ук туклану: тиешенчә эшкәртелмәгән, сыйфатсыз азык-төлек аша да эләгә. Кискен эчәк инфекциясен кайнатылмаган су, ачык сулыкларда коену аша да эләктерергә мөмкин, — дип сөйли Румия Хәсәнҗанова.
Кискен эчәк инфекциясе белән төрле яшьтәге кешеләр авырый. Аеруча 3-6 яшьлек балалар арасында авыручылар күп. Болар организмның саклану көче җитәрлек булмау һәм гигиена күнекмәләре булмау белән бәйле. Балаларда гигиена таләпләрен тагын да катгыйрак үтәргә кирәк, чөнки аларда авыру тудыручы микробларга һәм аларның токсиннарына каршы торучанлык күпкә көчсезрәк.
–Авыруларда температура күтәрелә, гомуми хәлсезлек барлыкка килә, тән авырта, укшыта, костыра. Эчтә авыртулар барлыкка килә, эч китә. Әлеге авыру балаларда авыр үтә, матдәләр алмашы бозыла, организм сусызлана, кеше ябыга. Шуңа күрә дә балалар авырганда вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, — дип ассызыклады табиб-эпидемиолог.
Әгәр берәр кеше авырганда өйдә булса, аңа кичекмәстән шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә: авыру өчен аерым савыт-саба һәм кирәкле башка әйберләрне бирергә, кулланганнан соң аларны дезинфекцияләргә һәм 15 минут дәвамында кайнатырга кирәк.
Гомуми файдаланудагы урыннарны җыештырганда дезинфекцияләүче чаралардан файдаланырга кирәк. Эчәк инфекциясе эләктермәс өчен иң яхшы юл — шәхси гигиена таләпләрен үтәү.
Шулай итеп, кискен эчәк инфекциясен булдырмас өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
шәхси гигиена таләпләрен катгый үтәргә, ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны яхшылап юарга;
кайнатылган, шешәдәге яисә гарантияләнгән, сыйфатлы су гына кулланырга;
яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне агып торучы су астында, ә балалар өчен кайнаган суда юарга;
полиэтиленны, азык-төлек өчен контейнерларны чисталарын гына кулланырга;
очраклы кешеләрдән яисә санкцияләнмәгән сәүдә үзәкләреннән туклану ризыклары сатып алмаска;
кайнар һәм салкын ризыклар әзерләгәндә гигиена таләпләрен үтәргә, азык-төлекнең саклану шартларын һәм саклану вакытын, аеруча тиз бозыла торганнарын, истә тотарга, әзер ризыкны аерым сакларга кирәк;
итне, кош итен, йомырка һәм диңгез продуктларын яхшылап кыздырырга һәм пешерергә;
тиз бозыла торган һәм әзер азык-төлекне 2-6 градуста суыткычта сакларга кирәк;
чүп-чарны һәм азык-төлек калдыкларын җыеп тормаска, чебеннәр, тараканнар таралуга юл куймаска;
кечкенә балаларга кайнатылмаган сөт, пешмәгән йомырка бирмәскә, ризык пешерү өчен яңа азык-төлек кенә кулланырга;
коенганда су йотмаска, бу аеруча балаларга кагыла;
киселгән карбыз, кавыннар сатып алмаска.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсенең матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев