Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында «Каршы хәрәкәт полосасы» оператив-кисәтү чарасы уза

...

Операциянең төп максаты – каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны кисәтү. Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр итүләренчә, ел башында Чистай юлларында каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 161 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

– Статистика буенча, каршы хәрәкәт полосасына уйламыйча чыгу, шулай ук узып китү кагыйдәләрен бозу – авыр нәтиҗәләр белән, шул исәптән үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәпләре. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә рөхсәт ителгән урыннарда да каршы хәрәкәт полосасына чыгудан баш тартырга һәм анда булу вакытын киметергә киңәш итәбез. Барлык автомобиль йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, тизлек режимын бозмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз, – диде Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

«Каршы хәрәкәт полосасы» оператив-кисәтү чарасы 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев