Чистай районында «кара алтын» эзләү
Татарстанда нефть разведкасы Чистайдан башлана. Моның ничек булганы турында туган якны өйрәнүче Георгий Иванович Лыков сөйли
1929 елның апрель азагында Пермь янындагы Чусов шәһәрчегендә 20нче скважинадан 400 метр тирәнлектән сәнәгать нефте алына. Шул вакытта Бөтенсоюз геология комитеты Идел белән Урал арасындагы территориянең геологик төзелешен өйрәнә башларга дигән карар кабул итә. Бу эшне Совет нефть геологиясен булдыручы СССР Фәннәр Академиясе академигы Иван Михайлович Губкин җитәкли.
Беренче эзләнү эшләре 1930 елда Куйбышев өлкәсендә һәм Башкортостанда башлана. Болар — нефть булу-булмавы турындагы сорауга җавап бирергә, шулай ук тирән катламнарның төзелешен ачыкларга тиешле структур-эзләү скважиналары була. 1933 елда Самара Лукасы һәм Сызрань районында борауланган скважиналар нефть булуын күрсәтә, әмма 1936 елда гына Сызрань районында — сәнәгать нефте, ә 1937 елда башка скважинадан тәүлеклек дебиты 60 тонна булган сәнәгать нефте чыгарыла. Башкортостандагы эшләр уңышлырак булып чыга, анда 1932 елның маенда Ишембай янындагы ике скважинадан нефть фонтаны бәреп чыга.
Татарстанда нефть разведкасы Чистайдан башлана
1935 елда академик И. М. Губкин Татарстанда, Чистай районының Фиков Колок авылы янында нефтьле комлыклар табылган территориягә геологларның игътибарын юнәлтә. Геологлар фикеренчә, бу ятманы тирәнрәк яткан тау токымнарыннан күтәрелгән һәм асфальт хәленә кадәр оксидлашкан нефть тупланмасы буларак карарга кирәк.
Икенче елны геологлар Жузе һәм Новожилов бу җирлектә структур-геологик төшерүләр алып баралар һәм нефть ятмалары булуын билгелиләр. 1938 елдан башлап «Сызраньнефть» трестыннан, ә 1938 елдан башлап Татгеолтресттан килгән крелиусчылар партияләре крелиус бораулау юлы белән өч гөмбәз сыман күтәрелеш — Чулманның уң ярында, Бүрсет пристане янында — төньяк, Чулманның сул ярындагы тугай өлешендә — үзәк һәм Булдырьда урнаштыралар.
Алынган нәтиҗәләр нигезендә 1939 елның 1 сентябрендә Булдырь авылы янында Татарстанда беренче тирән скважинаны бораулау турында карар кабул ителә. Скважина бораулау «Сызраньнефть» трестына ышанып тапшырыла, ләкин эшләр баштан ук бик акрын бара.
1939 елда узган Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең XVIII съезды Идел белән Урал арасындагы районда илнең яңа нефть базасы — «Икенче Баку» булдыру турында карар кабул итә. Хәзер нефть разведчикларының эше даими рәвештә партия һәм совет органнары күз уңында була. 1939 елның 27 июлендә «Нефть разведкасы эше турында»гы Чистай шәһәр Советы президиумы утырышында (башлыгы Бондаренко): «1939 елның 15 июненә тирән бораулау башлану вакыты үтәлмәгән, вышка һәм кочегарка төзелеше башланмаган, нефть разведкасы кадрлар белән тәэмин ителмәгән, җиһазлар һәм материаллар юк, „Сызраньнефть“ тресты начар финанслый, план буенча 773 мең сум урынына 283 мең сум күчерелгән. Нефтьчеләрне җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин итәргә кирәк. Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең өлкә комитеты һәм ТАССР халык комиссарлары советының 1939 елның 20 апрелендә кабул ителгән карарларын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтелде.
Татарстанда беренче тирән скважинаны бораулау 1939 елның сентябрендә «Сызраньнефтьтрест» нефть разведкасы партиясе тарафыннан Булдырь авылы янында башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр беренче скважина Бүрсет янындагы төньяк гөмбәз сыман калкулыкта салынган булса, (алдагы вакыйгалар күрсәткәнчә) әлеге ятмадан сәнәгать нефте илнең үзәгендәге нефть эшкәртү заводларына Бөек Ватан сугышы башланганчы ук килә башлар иде һәм Кызыл Армия шундый кирәкле ягулык белән тәэмин ителер иде.
Нефть разведкасының өлкән инженеры Шеломанов сүзләренә караганда, роторлы бораулау җайланмасы катлаулы механизмнан гыйбарәт: «10 атмосферга кадәр басым белән пар бирә торган өч пар казанлы котельный, скважина эченә балчыклы эремә тутыра торган куәтле насослар; 150 ат көчендәге пар машинасы; тирән скважинадан 100 тоннадан артык авырлыктагы торбалар күтәрә торган лебедка; ә иң мөһиме — скважина забоендагы борау торбалар белән бергә әйләнә, аларның авырлыгы зур тирәнлектә 100 тоннадан артып китә». Аннары автор
Туймазыдан килгән өлкән бораулау мастеры Губовның, Сызраньнан бораулаучылар Воробьев, Саматов, Янчаев, Грицаевның килүен билгеләп үтә һәм эшкә комачаулый торган проблемаларны: Булдырь белән Чистайны тоташтыручы яхшы юлның, телефон элемтәсе, клуб булмавын, икмәк-күмәч пешерүне җайга салмаган сельпоны санап чыга.
«Икенче Баку» өчен киртәләр
Нефть разведкасының 1939 елгы эш нәтиҗәләрен Чистай район Советы башкарма комитеты 1940 елның 14-15 гыйнварында карый. Булдырь нефть разведкасы башлыгы иптәш Бондаренконың докладын тыңлаганнан соң, башкарма комитет түбәндәгене билгеләп үтә:
«Сызраньнефть» тресты тарафыннан 1939 елга куелган бораулау планы үтәлмәгән, план буенча 1300 метр урынына 902 метр борауланган. План буенча бораулау 1939 елның 1 сентябрендә башланырга тиеш иде, чынлыкта исә 1939 елның 1 ноябрендә башланды. Моннан тыш, трест планы буенча, беренче скважинаны бораулау тәмамлангач, икенче скважинаны бораулау башланырга тиеш иде, ул әле башланмаган.
Разведка эшләре төзелешенә бүлеп бирелгән 2042 мең сумнан трест 1499 мең сум гына финанслаган. План буенча бер метр казуның үзкыйммәте 737 сум тәшкил итә, асылда 728 сум үтәлгән.
Производствода булган җитешсезлекләр: утка чыдам кирпеч, бораулар, вертлюг, тиешле зурлыктагы бораулау торбалары һәм бүгенге көнгә кадәр Казан һәм Бөгелмә станцияләрендә яткан һәм производствога китерелмәгән башка җиһазлар булмау сәбәпле, иптәш Бондаренко һәм аның барлык техник персоналы «Икенче Баку» булдыру турындагы Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең XVIII съезды куйган бурычларны үтәүгә бар көчен куймаган, шулай ук нефть разведкасының эшче коллективы белән җитәрлек җитәкчелек итүне оештырмаган.
Эшчеләргә мәдәни-көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә җитәрлек игътибар бирелмәгән, җитәкчелек итү социаль ярышлар һәм Стаханов хәрәкәте белән үрелеп бармаган.
Производство киңәшмәләре сирәк уздырыла, эшчеләрнең гомуми җыелышлары үткәрелми, иң яхшы белгечләр тәҗрибәсе эшчеләр массасына тапшырылмый; югарыда бәян ителгән барлык фактлар нефть разведкасы алдына куелган план йөкләмәсен үтәмәүгә этәргән».
Бәян ителгәннәрдән чыгып, башкарма комитет утырышы түбәндәге карар чыгарды:
«Нефть разведкасы башлыгы иптәш Бондаренкога Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең XVIII съезды карарларын үтәү өчен җитәрлек көрәшмәве, эшче коллективны куелган бурычларны үтәүгә тупламавы, 1939 елга бораулау планын өзгәне өчен кисәтү ясарга.
Иптәш Бондаренкога социаль ярышларны, ударниклар һәм Стаханов хәрәкәтен киң үстерү юлы белән куелган бурычларны тизрәк хәл итүгә нефть разведкасының бөтен коллективын мобилизацияләргә, шул ук вакытта эшчеләргә кирәкле мәдәни-көнкүреш шартлары тудырырга тәкъдим итәргә.
Иптәш Бондаренконы системалы производство киңәшмәләрен һәм нефть разведкасы коллективының гомуми җыелышларын практикага кертергә мәҗбүр итәргә.
Иптәш Бондаренкога Казан һәм Бөгелмә станцияләрендәге кирәкле җиһазларны ташу өчен булган барлык транспортны мобилизацияләргә тәкъдим итәргә.
Машина-юл станциясенә кичекмәстән Чистай — Бөгелмә юлларын чистартырга һәм кышкы вакытта нефть разведкасы өчен кирәкле җиһазларны ташу мөмкинлеге булсын өчен, киләчәктә бу юлларны даими карап тотарга тәкъдим итәргә.
ТАССР халык комиссарлары советын „Сызраньнефть“ трестының Булдырь нефть разведкасы белән җитәкчелек итү белән бөтенләй шөгыльләнмәвен ягулык сәнәгате халык комиссарларына җиткерүне сорарга».
Нефть разведкасының баш геологы Г. М. Аванисьян бораулау планыннан артта калуны 1940 елның 18 мартында басылып чыккан җирле матбугатта Татарстан территориясенең тирәнлек геологиясе мәгълүматлары булмавы сәбәпле зур авырлыклар белән аңлата, бу исә беренче скважинаны үткәрүне катлауландыра. Шул ук вакытта Аванисьян бораулауның тизрәк тәмамлануына өмет уята: «Хәзер беренче скважина 967 метр тирәнлеккә кадәр борауланган һәм күмер свитасы дип аталган балчыклы-комлы катламнар уза. Бораулау барышында нефть пленкалары һәм газлар бүленеп чыгу күзәтелде. Менә шушы катламнардан күрше төбәкләрдә нефть чыгарыла. Хәзер бораулау юлында тозсыман тыгыз кара балчык уза, аны бораулау авыр (кайчак тәүлеклек бораулау 20-30 см
гына була). Күрше нефть ятмалары белән геологик чагыштыру юлы белән әлеге авыр үтә торган балчыкны ким дигәндә 5-7 метр борауларга кала, шуннан соң нефть катламын очрату көтелә. Шулай итеп, 30-35 метр бораулыйсы гына кала. Тиздән Татарстанда беренче тирән скважинаны бораулау нәтиҗәләренә йомгак ясалырга тиеш, моның нәтиҗәсендә алга таба „сәнәгать разведкасы“на юнәлеш бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк».
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев