Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында юл-транспорт вакыйгалары саны 9 процентка кимегән

...

Чистай районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чираттагы киңәшмә булды. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә район башкарма комитеты башлыгы Дмитрий Иванов катнашы белән узды. Көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды. Эдуард Рөстәм улы киңәшмәне юлларда килеп чыккан аварияләр буенча статистикадан башлады.

— Бу елның 11 аенда 71 юл-транс­порт вакыйгасы килеп чыкты, Казан-Оренбург автомобиль юлында 8 кеше һәлак булды, 98е тән җәрәхәтләре алды. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт вакыйгалары 9 процентка азайды, — дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов. — Юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәбе булып тизлек режимын арттыру, юл борылышларында кагыйдәләрне бозу һәм юлларда маневрлар ясау тора. Балалар һәм яшүсмерләр катнашы белән 19 авария килеп чыккан, аларда 19 бала имгәнүләр алган, 1 бала һәлак булган.

Узган ел чорына район террито­риясендә аварияләр торышы һәм аны тотрыклыландыру турында Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин сөйләде.

— Шәһәрдә зыян күрүчеләр белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгалары Энгельс, Лев Толстой һәм Карл Маркс урамнарында теркәлгән. Барлык килеп чыккан вакыйгаларның төп өлеше тизлек режимын арттыру һәм борылышларны узганда кагыйдәләрне бозу, биш вакыйга каршы юл полосасына чыгу сәбәпле килеп чыккан. Салмыш хәлдәге машина йөртүчеләр катнашы белән аварияләр проблемасы да кимеми, быел 5 вакыйга теркәлгән (узган елның шул чорында –7), — дип ассызыклады докладчы.

Илдар Илфар улы тәүлекнең караңгы өлешендә яктылык чагылдыручы элементлардан файдалану мөһим икәнлегенә басым ясады.

«Индустрия» предприятиесе җитәкчесе Рамил Садыйков юл һәм коммуналь оешмаларның 2023-2024 елларга кышкы чорга юлларны һәм урамнарны эксплуатацияләүгә әзер булуы турында сөйләде.

— Быелгы елның ноябреннән предприятие шәһәрнең юл-урам челтәреннән карны механикалаштырылган юл белән һәм кулдан җыюга кереште. Беренче категориядәге урамнарда, автобус маршрутларында, өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү өчен автомобиль күперләрен кардан чистартуда эш системалы рәвештә алып барыла. Механикалаштырылган юл белән шәһәрне кардан чистартуда көн саен 23 берәмлек техника эшли. Территорияләрне эшчеләр бригадалары чистарта. Алар җәяүлеләр юлларын, җәмәгать транспорты тукталышларын, скверларны, тротуарларны һәм җәяүлеләр күперләрен чистарталар, — дип мәгълүмат җиткерде докладчы.

Рамил Ситдыйков сүзләренә караганда шәһәр юлларында бозлавыкны бетерү өчен предприятие 927 тонна ком-тоз катнашмасы сипкән. Күп кар яуганнан соң беренче категорияле юлларда эшләр тәүлек әйләнәсе туктамый, ә икенче һәм өченче категорияле юлларда өч тәүлектә эшләр алып барыла. Әлеге мәсьәлә буенча «Чистай автодор» предприятиесенең генераль директоры урынбасары Рамил Хәйруллин чыгыш ясады.

— Кышкы чорда эшләү өчен 6000 ком-таш катнашмасы һәм 1150 тонна чиста тоз әзерләнгән. Куркыныч урыннарда «Тайгак юл» дигән юл билгеләре куелган. Бүгенге көндә 1490 ком-тоз катнашмасы, 182 тонна тоз әзерләнгән, –дип билгеләп үтте Рамил Хәйруллин.

2023 елда халыкны җәмәгать транспортында йөртү буенча күрсәтелүче хезмәтләр сыйфаты мониторингы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков сөйләде.

– Конкурс нәтиҗәләре буенча предприятие 18маршрут буенча 37 автобус чыгарырга тиеш булса да, бүгенге көндә бары 28 автобус кына чыга. Автотранспорт предприятиесендә кадр­лар җитешмәү халыкны пассажир йөртүләрендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты начараюга китерә. Хәзерге вакытта предприятиегә 19 машина йөртүче һәм 29 кондуктор кирәк. Ике смена урынына автобуслар бер сменада гына эшлиләр, шуңа бәйле рәвештә җәмәгать транспортының эш вакыты кими, кичке якта автобуслар юклыгына дәгъвалар күп килә. Әлеге мәсьәлә хәзергәчә ачык кала, чөнки яшьләр бу эшкә бармыйлар, аларны эш графигы, эшнең авыр булуы куркыта, — диде Фарход Муродович.


Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова Чистай районы белем бирү учреждениеләрендә балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр турында сөйләде.

Юллардагы иминлекнең тәэмин ителешен массакүләм мәгълүмат чараларының ничек яктыртуы хакында җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Илфат Мәгыйзов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские извес­тия») газетасында, сайтларда һәм социаль челтәрнең төрле рәсми төркемнәрендә даими рәвештә юл хәрәкәте иминлеге темасы күтәрелә.

РФ КоАП 2.8, 12.26 маддәсендә каралган хокук бозуларга суд органнары салган административ штрафларны түләттерү буенча үткәрелгән эшләр һәм суд карарларын мәҗбүри эшләрдә үтәү турында суд приставларының Чис­тай район бүлеге начальнгы Фәнис Мөхәммәдив хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев