Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында иминлек чаралары көчәйтелә

Чистай районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив штаб утырышы узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Утырышның көн тәртибе биш мәсьәләдән торды, шуларның беренчесе якынлашып килүче бәйрәмнәргә кагылды. Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында Чистай районында террорчылык һәм экстремистик күренешләрне кисәтү, җәмәгать һәм янгын иминлеген көчәйтү чаралары турында Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Василий Кузьмин хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, гражданнарның күпләп катнашуы көтелгән бәйрәм чаралары узачак барлык урыннар кинологлар тарафыннан хезмәт этләре белән тикшереләчәк һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алыначак. Шулай ук шәһәрнең үзәк мәйданында һәм Скарятин бакчасында, җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан, гражданнарны кертү бары тик контроль-үткәрү пунктлары аша гына башкарылачак.

– Шәһәр урамнарында һәм башка җәмәгать урыннарында оператив хәлне контрольдә тоту максатыннан, патруль-пост нарядлары саны арттырылачак. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, ОПОП башлыклары, шәхси сак предприятиеләре һәм «Форпост» яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда видеомониторинг үткәреләчәк. Квадрокоптерлар куллану тыела, – диде Василий Кузьмин.

Шушы темага өстәмә доклад белән Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы урынбасары Госман Гатин чыгыш ясады. Ул бәйрәм чараларын үткәрү урыннары исәпкә алынуын һәм әлеге объектларда профилактик тикшерүләр үткәрелүен ассызыклады. Аларның җитәкчеләре янгын иминлеге чаралары буенча өстәмә инструктажлар узды, алар барышында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кешеләрне тиз һәм куркынычсыз эвакуацияләү мәсьәләләре тикшерелде.

– Бәйрәм чараларын үткәрү чорында күзәтчелек эшчәнлеге, шулай ук 67нче номерлы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылачак. Фейерверк өчен җаваплы оешма белән салютны эшләтеп җибәргәндә янгын иминлеге чараларын тәэмин итү буенча барлык мәсьәләләр дә каралды, – дип билгеләп үтте Госман Гатин.

Утырышта шулай ук Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева да чыгыш ясады. Ул террорчылык һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан муниципаль программа чараларын, шулай ук Россия Федерациясендә экстремизм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү турында сөйләде.

– Бездә даими рәвештә интерактив дәресләр, видеотренинглар, кейс-чемпионатлар, брифинглар, квестлар, яшьләрне экстремистлар һәм террорчылар сафына тартуны кисәтү, яшь буынның үз-үзен агрессив тотуын киметү буенча ата-аналар җыелышлары уза. Чараларда Чистай муниципаль районының өлкән сыйныф укучылары, студентлар, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче яшьләр катнаша, – дип сөйләде Марина Александровна.

«Аерым игътибар» категориясендәге кешеләр белән профилактик эшне камилләштерү, анда психологлар, идеологлар һәм теологларның катнашуы турында шәһәр башлыгы урынбасары, ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Михаил Ксенофонтов сөйләде.

Чистай Выселкасы авыл җирлегендә экстремизмга каршы тору һәм миграция законнарын үтәүне тәэмин итү буенча чараларның ничек тормышка ашырылуы турында авыл җирлеге башлыгы Сергей Ефимов сөйләде.

– Җәмәгатьчелек тирәлегендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе – аларны кисәтү. Бу эшне яшьләр арасында алып бару аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә әлеге категория иң бирешүчән булып тора. Бу эшчәнлек бездә клуб учреждениеләре, китапханә, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла, – дип хәбәр итте Сергей Ефимов. Ул шулай ук күптән түгел Чистай Выселкасына килеп урнашкан кешеләрнең авыл Советының аерым контроле һәм игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте. Ә буш йортлар авыл җирлеге Советы депутатларына һәм якын-тирәдәге күршеләргә беркетелгән.

Утырыш районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Ольга Заглядова доклады белән тәмамланды. Ул киңәшмәдә

катнашучыларга террорчылык куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәндә террорчылыкка каршы комиссия планын актуальләштерү турында сөйләде.

– «Террорчылык куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәндә эш итү планы»нда катнашучыларның барысына да әлеге документны эшкә алырга, үз гамәлләрен җентекләп өйрәнергә һәм куркыныч янаганда әзер булырга кирәк, – дип йомгак ясады Ольга Валентиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев