Чистай районында яшен сугу аркасында торак йорт янган
31 июльдә Рус Сарсазы авылында, иртәнге сәгатьләрдә, яшен сугу аркасында торак йортта янгын чыккан.
— Янгын сүндерү сагына хәбәр 9 сәгать 11 минутта килде. Урынга 67нче номерлы янгын сүндерү частенең кизү тору каравылы барды. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт яны корылмаларында һәм йортның түбәсендә ачык ут булган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе — яшен сугу, — дип аңлатма бирде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яшен суккан очракта янгын чыгу сәбәбе — җылылык энергиясе, ул чыганак аша үткәндә бүленеп чыга. Яшеннән иң якланмаган йортлар — агач һәм каркас. Алар яшенне үзенә тарталар һәм җылылык көчәя бару аркасында яна башлыйлар. Кирпеч йортлар тотрыклырак.
— Икътисад объектларына, торак йортларга һәм корылмаларга яшен сугу куркынычын киметү өчен, җиргә утыртылган металл мачталар һәм корылмалар өстеннән югары тартылган чыбыклар рәвешендә яшеннән саклану чаралары оештырыла. Яшен кайтаргыч белән саклану яшеннең иң биек һәм җиргә әйбәт утыртылган металл корылмаларны зарарлау үзлегенә нигезләнгән, — дип сөйләде инспектор.
Яшенле яңгыр вакытында өйдә булсагыз, нишләргә?
Тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыгу юлларын һәм җилләткеч тишекләрне ябыгыз. Мич яки каминны ягып җибәрмәгез, чөнки мич торбасыннан чыккан югары температуралы газларның каршылык күрсәтүчәнлеге түбән. Телефоннан сөйләшмәгез. Яшен вакытында электр үткәргечкә, яшен кайтаргычка, түбәдән су агып төшә торган торбаларга, антеннага якын килмәгез, тәрәзә янында басып тормагыз. Яшен вакытында өйдә булган барлык көнкүреш электр приборларын сүндерергә киңәш ителә. Янгын чыккан очракта 01 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев